Татарстанның тикшерү комитеты  23 яшьлек Ангелины К.-га карата җинаять эше ачкан. Хатын-кыз кечкенә баласын үтерергә теләүдә гаепләнә, дип яза Челнинские известия газетасы. 

Фаҗига 30 июль Чистайда була. Ике баласы белән танышларына килеп кәеф-сафа корып утыручы хатын ире белән талаша. Конфликт барышында ул үзенә бала кирәкмәвен әйтеп, 3 айлык кызын аягыннан тотып тәрәзәдән ыргыта.

Башы белән бетон җиргә бәрелгән сабый авыр җәрәхәтләр алып, ДРКБга озатыла.

Җинаять эшен тикшерү дәвам итә.

Фото: архив

Загрузка...

Бәйле

Добавить комментарий