Чаллыда ашыгыч ярдәм чакырткан бала үзенә кем сукканын әйткәч, гауга чыга

-- Лэйсирэ

Чаллы әнисенә башы авыртудан зарланган 5 яшьлек балага ашыгыч ярдәм күрсәтү бригадасын чакырталар. Сораштыру барышында ул үзенә тәрбияче апасының сугуын әйтә. Күңелсез хәл Чаллының 53 нче комплексында урнашкан балалар бакчасында килеп чыккан. Хәзер тәрбиячегә карата гаепләү белдерелгән.

Хәл болай була: улын балалар бакчасыннан алганнан соң, малай әнисенә тәрбияче сукканын, сугудан үзенең китаплар киштәсенә бәрелүен сөйли.

Әнисе баланы табибларга күрсәтә һәм җитәкчелеккә баласының бакчага бармаячагын хәбәр итә, дип яза  «Челнинские известия».

50 яшьлек тәрбияче әлеге хәлне кире кага, үзенең әлеге малайны шелтәләвен сөйли, ләкин балага сукмавын, аның киштәгә бәрелмәвен әйтә. Бу конфликттан соң тәрбияче эшеннән азат итүләрен сорап гариза язган. Бу адымын ул «Түзәр хәлем калмады» дип аңлата.

Фото: pixabay.com

Бәйле