Беркөнне таныш хатын чылтыратты: “Алсу кызымның Казанда эше килеп чыкты, бер-ике көн сездә кунып китсен әле”, – ди. Алсу икенче көнне үк килеп җитте, өс киемен салырга да өлгермәде, телефоны чылтырады. “Әле мин юлда, бераздан чылтыратырсыз”, – дип телефонын сүндерде дә, минем сораулы карашымны күреп, аңлатып та бирде:
– Боди алырга Мәскәүгә заказ биргән идем, шуннан чылтыраталар. Телевизор карасагыз, рекламасын күргәнсездер. Тәнгә сыланып, буй-сынны матур итеп күрсәтә торган эчке кием ул боди. Купальникка охшаган, әллә ни аермасы юк.
– Андый товар җибәрүчеләр турында ишеткән бар, күп очракта сыйфатсыз товар җибәрәләр икән, бөтенләй җибәрмәскә дә мөмкиннәр, – дип танышымның кызын юк-барга вакыт та, акча да әрәм итмәскә үгетли башладым.
– Апа җаным, менә Дюймовочкага әйләнеп каршыгызга килеп баскач танымассыз да әле, – ди Алсу.
– Кай җирең таза соң синең? Ярый, җаны теләгән елан итен ашаган диләр; бар, тиз генә бит-кулларыңны юып ал да, чәйләп алырбыз, – дип кунак кызны табынга чакырдым.
Алсу юынып өстәл янына утырып та өлгермәде, телефоны тагын чылтырый башлады. Шул мәскәүләр инде. Телефонның микрофонын да ачып куйдык. Чылтыратучы егет әйтүе буенча, реклама вакытында бодиның 1300 сумлык, бер генә төрен күрсәткәннәр икән. Телевизордан күрсәткәннән дә кызыклырак модельләре бар икән бит бодиның. Кара төстәгесен алсаң да яхшы, көндәлеккә тән төсендәгесе дә бик кирәк икән. Мәскәү егетенең теле телгә йокмый. Алсуга: “Бер бодига заказ бир дә тукта, күлмәк астыннан нинди төстәге боди кисәң дә бер түгелмени сиңа”, – дим. Шул арада Мәскәүдәге энекәш бодины сыйфаты буенча сайларга тәкъдим итте. Әлбәттә инде, табигый материалдан теккән боди бераз кыйммәтрәк икән. Ләкин, тән суласын дип, сәламәтлеге турында кайгырткан кешеләр нәкъ менә шунысына заказ бирәләр ди. Кыскасы, Мәскәүнең шома егете танышымның кызын планлаштырылган 1300 сумлык бер боди урынына тәки 1500әрлек ике боди алырга күндерде.
Бер-ике атна да үтмәгән, посылка белән боди килеп тә җиткән. Таныш хатынга:
– Кызың посылкаңны алып, бодины күргәч тә аның кыяфәтен телефонына төшереп алмадыңмы? Ике күзнең дә маңгайга менгән чагын бик еш туры китереп булмый бит, – дип чылтыраттым. Чөнки посылкадан затлы ике боди урынына уртача сыйфатлы бер боди килеп чыкканыннан хәбәрдар идем.
– Исе дә китмәде, бер алданганнан ни була дип тора, хәзер яшьләр безнең кебек сакчыл түгел, без беркатлы булуыбыз белән алданабыз инде, алар ни өчен тиз алданалар, аңлый алмыйм. Алдануның бер файдалы ягы булды анысы – диетага утырды. Кара әле сораучылар юкмы, теге боди бер киеп тә карамаган килеш ята, кирәк кешегә бушка биреп жибәрәм, – дип танышым боди кыйссасына нокта куйды.
“Синең ул бодиеңны кем алсын, колгага ас та, кул-аяк урынына таяк тыгып бакчаңа, каргаларны куркытырга куй, файдасы булыр”, – дип әйтмәкче булган идем, үпкәләтермен дип курыктым. Ярый әле, кызы оптимист икән, кычкыртып алдаладылар дип балавыз сыгып утырмаган. Киләчәк өчен сабак булсын инде үзенә.
Әле ярты ел элек кенә сырхауханәгә туганымның хәлен белергә баргач инсульттан дәваланып ятучы 57 яшьлек Надя исемле хатын белән сөйләшеп киттем. “Яшь бит әле сез, нинди проблемаларыгыз булды башка кан саварлык?” – дим. “Бик мәртәбәле бер оешмага акча салдым, зур процентлар түли дип, якын туганым кыстады. Кредитка 100 мең сум акча алдым. Абыем да машина саткан 200 мең акчасын шунда салды. Бик әйбәт процент ала башладык. Атнасына 2 меңнән алып 8 меңгә кадәр процент акчасын алучылар бар иде. Мин дә ике ай эчендә 20 мең акча алып калдым. Аннан акча бирү туктатылды. Яңа ел каникуллары диделәр. Сайтта үз битеңне ачарга ярдәм итәләр, көн саен кереп бөтен мәгълүматны күреп торасың. Чынлап та, сайттан счетыңа атна саен меңәрләгән тәңкә күчергәннәрен үз күзең белән күреп торгач акыл томалана икән ул. Балаларга әйтмәгән идем кредит алганымны. Сюрприз ясыйм, имеш. Пенсиям бар, эшләп торам, кредитны түләп барырмын дип уйладым. Түләүләр туктагач, менә шушы инсульт китереп бәрде дә инде. Инде тагын кайгырам, балаларга ничек әйтим икән дип. Мин хәзер эшли алмыйм бит инде, пенсиям кредит түләргә түгел, яшәргә дә көчкә җитә”, – дип елап сөйләде ул.
Зур масштабта булмаса да, элек тә бар иде алдаучылар. Әти пенсиягә чыккан еллар иде. “Телевизорга антенна ясап китерәбез, пенсионерларга скидка бар”, – дип, пенсионерлардан акча җыеп йөргәннәр. Әти: “Алдатмадым, ярты бәясен генә бирдем аларга, калганы эш беткәч дип әйттем”, – ди. “И-и, әти, барыбер алдаганнар сине”, – дибез. “Юк, юк, – ди әти һаман, – менә түләү кәгазендә зәңгәр пичәте дә бар”. Әйе, пичәте бар, тик яртылаш, булганыннан да бернәрсә аңлашылмый. Шунда гына әти үзен төп башына утыртканнарын аңлады.
Бу алдар-караклар шулкадәр оста. Авылдагы пенсионерлар бер хәл, укыган яшь кешеләрне дә бик тиз алдалый алар. 90нчы еллар булгандыр, кибетләрдә кер юу машиналары юк вакыт. Без эшли торган оешмага ике егет килеп керделәр. Керне табакка салып калдырып, үзең эштә вакытта, бернинди мәшәкатьсез дә юып була икән бит. Ике учка сыярлык бәләкәй генә приборны юасы киемнәр тулы савытка порошок белән бергә салып электрга гына тоташтырасы, дулкыннар чыгарып үзе юа ди, электр булмаса батареядан да эшли, имеш. Бәясе кыйммәтрәк кыйммәтрәген, шуңа күрә егетләребез дә ашыктырмый, ярты бәясен генә түлисең дә, кулланып карыйсың. Ике атнадан киләләр, ошамаса товарны кире тапшырырга була. Килмиләр дип куркасы юк, товарның бит әле ярты хакы түләнмәгән. Шуннан шул, ничек булып беткәнен 80 процент укучы чамалагандыр инде. Бу приборны сатып алган хезмәттәш кыз егетләрне бер ай буе көтте, приборны кире кайтарып бирергә иде исәбе, тик тегеләр генә күренмәде. “Начар юамы әллә, ник ошатмадың?” – дип сораган идек бу кыздан. “Ике кисәк носкины ике сәгать ваннада яткырганчы, биш минутта үзем сыгып куям”, – дип әйтү белән чикләнде.
Менә шулай, элек тә алдадылар, хәзер дә алдыйлар, чөнки бик теләп алданабыз. Финанс пирамидаларын уйлап чыгарган, күпме кешеләрнең рәнҗешен алган Мавроди әфәнде көнгә ничә мәртәбә каберендә әйләнеп ята микән. Мавродиның шәкертләре дә йоклап ятмый икән. Әнә бит, интернет мәгълүматларына ышансаң, тагын бер мәгълүм пирамиданы оештыручы 43 яшьлек адәм заты да 15 ел эчендә кешеләрдән акча суырып яткан.
Быелның мартында 62 яшендә тиз үлем белән китеп барган Сергей Мавродины газеталар бөтен дөньяның финанс спекулянты, юләр акча даһие дип язып чыкты. Аны юләр дип әйтеп тә булмый. Зур процентка килгән акчаларның кеше хакы икәнен белә торып, күз яшьләренә чыланган акчаларны күпләп алу өчен хәләл акчаларыбызны чыгарып салган без үзебез юләр түгел микән әле. Шуңа күрә сул аягыбыз атлаганны уң аягыбыз белеп торса да комачау итмәс иде. Ислам кануннары буенча да бит риба (процентлар алу) хәрам һәм иң зур гөнаһларның берсе санала.
Гүзәлия СӘЙФУЛЛИНА. Казан.