Эстрада җырчылары кухня серләрен ача: алар ниләр пешерә?

-- Лэйсирэ

Кызу җәй чорында хуҗабикәләр аш бүлмәсеннән чыкмый да диярлек. Татар эстрадасы җырчыларының да күбесе да шулай: кышка дип хәстәрен күреп, компотларын кайната, кыяр-помидорын тозлый, якыннарын сыйлар өчен тәмле ризыклар  әзерли. Интернет тулы киңәш-табыш, инстагам тулы фото-видео. Татар-тудей сезгә сайлап алып, өч җырчы: Айгөл Бариева, Лилия Муллагалиева һәм Гүзәл Уразованың ниләр әзерләвен күрсәтергә булды.

Айгөл Бариева күп итеп компот кайнатып, кыяр тозлаган. «Кемнең көне ничек башланды? Бар хуҗабикәләргә Аллаһы Тагәлә ярдәм бирсен! Исән сау ,якыннарыбыз белән авыз итәргә язсын» дип яза җырчы япкан банкаларының фотолары астына.

Лилия Муллагалиева чия вареньесы кайнату серен чишеп шундый фото элгән. Моннан тыш якыннарын алма бәлеше һәм үзе баскан токмачлы аш белән дә сөендерә.

Гүзәл Уразова карбыз согы ясау серен ача. «Ничек кенә кисеп күрсәтмиләр интернетта карбызны. Мин сезгә бер кызык лайфхак тәкъдим итәм. Ясарга өч секунд. Кунак килсә дә шуны ясыйм хәзер. Сууупееер диләр», дип утаклаша җырчы интернетчылар белән.

Арбуз ?. Ничек кенә кисеп күрсәтмиләр интернетта арбузны.. Мин сезгә бер кызык лайфхак тәкъдим итәм. Ясарга өч секунд Кунак килсә дә шуны ясыйм хәзер.. Сууупееер диләр?????? #гузельуразова #лайфхакуразовой #лайфхак #арбуз #сезон #супереда #всегдавкусно #этонадопопробовать #смешноевидео #вайн #взаимныелайки #обзор #видеоблогер #новинка #блогимам #блоггер #блогер #влог #лайфхакотуразовой #лайфстайл #отзывы #блог #ютьюб #отзыв #лайки #ютубер #смешно #рекомендую #ютуб #новинки

Публикация от Гузель Уразова (@guzelurazova)

Бәйле