Юнысның Әлфиягә кыяр-кый­мас кына ясаган тәкъ­­димнең ахыры көтелмәгәнчә тәмамлана [аккошлар мәхәббәте]

-- Лэйсирэ

Аларның йорт каршыларындагы ике аккош, ишег­алларындагы парлы чәчәкләр, болдырларындагы парлы гөлләр тормышларының парлылыкта баруына ишарәли сыман. Әлфия һәм Юныс Гыйльмеха­новларның тормыш рәвеше чынлыкта да бер-берләрен тулыландырып, бер сулышта яшәүдә кебек тоелды миңа.

Бергәләп әлеге гаилә­нең гомер йомгагын сүтә­без. Төен­­нең очын югалт­мыйча гына, еллар үткән юлларны барлый. Әнә мәктәп еллары: бер класс, аралашулар, аттестат алган көннәр, саубул­лашулар, кабат очрашулар.

Мәктәпне тәмамлаганнан соң ун ел тулган вакытларда шундый классташлар очрашуы­ның берсендә Юныс, кыяр-кый­мас кына, Әлфиягә тәкъ­­дим ясый. Ә ул тәкъ­димнең шаһитлары булган яшьтәш­ләре, “кияү егетләре“ Әл­фия­не төнге уникедә Юныслар өенә кайтарып куярга җөрьәт итәләр. Юк, юк, Әлфияме соң болай кияүгә чыга?! Ул бик тәрбияле гаиләдә үскән. Танылган, авылның авторитеты булган колхоз рәисе Сәлим­җан Зарипов кызы. Юнысны инде шактый еллар белсә дә, әти-әни рөхсәтен алмыйча мөмкинме соң? Ул бу йорттан, матур гына саубуллашып, өйләренә кайтып китә. Тик ике сәгатьтән ишек шакыган тавышка сискәнеп уяна. Юнысның әти-әнисе кыз кулы сорарга менеп җиткән­нәр икән. Озак көттерми генә никах йоласы, туйлар гөрләп уза, ике балалары туа. Инде өй­ләнешкәннәренә дә чирек гасыр гомер узып кит­кән.

Әй, бу гомер дигән­нәрең?! Диплом алып, райо­ны­бызның Чир­мешән авылына директор-укытучы булып кайтып төшкән­нәре, беренче чирканчык алулары әле кичә генә кебек Әлфиянең хәте­рен­дә яңа­ра. Инде менә Яңа Арыш авылы мәк­тәбендә 33 ел башлангыч класс­ларга белем бирә, Юныс­ның да умар­тачылык стажы шуның кадәрле чакрымнарда үл­чә­нә. Икесе дә – хезмәтләре бе­лән дан-шөһрәт, авыл­дашларының, хезмәттәш­ләренең абруен казанган кешеләр. Күптән түгел генә респуб­ли­какүләм танта­на­лар­ның бер­сендә Татарстан мәгариф министры Рафис Борһанов Әл­фиягә министр­лыкның Мактау грамотасын тапшырды. Мо­ңа чаклы да мәгариф системасында яшь буынга белем һәм тәрбия бирүдә керткән зур өлеше, куйган күпье­л­лык хез­мәтләре өчен шактый дәрә­җәле бүләкләргә ия булган ул.

– Хезмәт юлым заяга уз­мады. Үземне бик тә бәхетле язмышлы кеше саныйм. Шө­кер, гаиләм тигез, имин. Хөр­мәтле җәмәгать, әни, ки­лен булуыма сөенеп яшим. Юныс тормыш корып җи­бәргәннән бирле ышанычлы канатым, төпле те­рәгем, ярты сүздән аңлау­чым булды. Әгәр өеңдә сине аңлаучы булмый икән, эшеңдә гамь буламыни ул. 33 елда белем биргән укучыларым бер генә бәйрәм­не дә игътибарларыннан калдырмыйлар. Укытучы кешегә бу зур сөенеч тү­гелмени? – ди Әлфия.

– Берүк эшли генә күре­гез. Быел Сезнең карамакка бик тә шук балабызны тапшырабыз. Үзем дә – Сезнең кулдан узган укучымын. Сезнең алда бар авыл халкы баш ия. Бер-ике баланы өйдә йөгәнләп тору да – шулкадәр кыен мәсьәлә. Ә Сез – шуларны белем сукмагыннан җитәкләп китүче бит. Сезнең класстагы укучылар белем­нәре, тапкырлыклары белән аерылып торалар, – дип сүзгә кушылды авыл китап­ханәчесе Рәзи­лә Мө­хәм­мәт­рә­химова.

Аның әйтүенчә, Әлфия классындагы укучылар – ки­тапханәгә һәр көнне йөрү­челәр, барлык чараларда диярлек катнашучылар икән. Хәер, Әлфия үзе дә мәктәп елларында китап­ханәдәге бер генә китапны да укымыйча калдырмаган. Кулы белмәгән эше юк Әлфиянең. Ни белән генә шөгыльләнми ул. Аз гына буш вакыты булды­мы, җеп­тән әкияти чәчәкләр, би­зәкле ко­рылмалар, образлы мендәр­чекләр тудыра ул. Алар өйнең кайсы почмагын гына бизәми: залда, кухняда, балалар бүлмә­ләрендә дә үз урыннарын тапканнар. Та­ныш-бе­леш­­ләргә, туган-тумачаларга да өлеш чыга икән. Бу яктан әниләреннән күчкәндер инде, уллары Әлфир картиналар ясау белән мавыга булып чыкты. Аның да квиллинг ысулында ясалган бизәкләре белән өйнең һәр почмагында диярлек хозурланырга була. “Горур тигр“, “Чапта­рым“, “Балачак сагын­дыра“ кебек профессиональ дәрә­җәдәге картиналары арасында “Әниемә бүләгем“ дигәне – иң кадерлеседер, мөгаен. Әлфир аны әнисенең юбилее уңаен­нан иҗат иткән булган.

Әлфия без килгән көнне кайнатмалар кай­натып, гөм­­бәләр тозлап йөри иде. Гөм­бәче ролен Юныс үтәсә, эш­кәртү кебек җаваплы йөк Әлфия җилкәсенә төшә икән. Ә себерке бәйләүгә килгәндә, Юныска тиңләшү­чене күр­миләр йортта. “Юныс себеркене умарталыкта ук әзерләп, бәйләп төшә“. Дару үләннәрен дә ул җыя, – ди Әлфия.

Юныс үзе дә бик булганнардан шул. Берүзе 80 баштан артык җәмгыять умартасын карый ул. Дөрес, ялга кайткан вакытларында кызы Юзилә – аның беренче ярдәмчесе. Бер умартадан 25-30 килограмм бал алган еллары да кабатлангалап торган. Тырыш, нәти­җәле хезмәтен авыл, район Сабантуйларында да билгеләп үткәннәр, мәй­дан уртасына чакырып хөр­мәт­ләгәннәр үзен.

– Тырыш, булдыра торган егет, эшен яратып башкара. Бү­ген әллә ни зур ярдәм күрсәтә алмасак та, умарталыкны саклый, продукция бирә, – ди “Азык-төлек корпорациясе“ җи­тәк­чесе Рәис Гафуров аның турында.

Шәхси хуҗалыкларында йөкләре уртак аларның, бер­гәләп җигелеп тарталар. “Ми­неке-синеке“нә бү­лен­мәгән эшләр. Абзар тулы мал-туар: ике сыер, ике үгез, бозаулар, ат тоталар, тавык-чебешләре дә бер­ничә дистә. Кем өл­ге­рә, шул тәрбия кыла баш­лый-суын эчерә, фур­аж-пе­чәнен би­рә, асларын чис­тарта. Йорт тирәсе эш­ләрендә дә балаларын ышанычлы яр­дәмчеләре күрә­ләр. Ә алар әти-әни­ләренә еш кайтып йөриләр.

Күптән түгел генә Гыйльмехановлар көмеш туйларын билгеләп үтте. Әлеге дә баягы Әлфир белән Юзилә аларны тәбрикләргә махсус кайтканнар. Берсенең кулында парлы гөлләр бул­са, икенчесе исә “Пар аккошлар“ картинасы бүләк ит­кән. Аккошлар ялгыз яши алмый, диләр. Бу парны да бәхетле, аерылмас пар ак­кош­лар сыман тойган мәл­дә юлга кузгалдым әлеге йорттан. Берүк гомерләре озын, уртак бәхетләре гомерле булса иде.

Вазыйх Фатыйхов, Ватаным Татарстан

Бәйле