Егет сөйгән кызын заправкада бензин сибеп яндыра [видео]

-- Лэйсирэ

Гашыйк парның талашуы Кырымдагы бензин салу станциясендә фаҗига белән тәмамланган. Талаш вакытында, егет кызга бензин сипкән һәм зажигалка яндырган. Бу турыда Вести каналы хәбәр итте.

30 июль төнге икеләр тирәсендә Ялта янындагы бензин салу станциясенә исерек егет килгән. Ул үзен агрессив тоткан. Сөйгән кызы аңа ошамаган сүзләр әйткәч, ул колонкадан пистолетны тартып алган һәм кызга бензин сиптергән. Шуннан соң исерек егет зажигалка яндырган.

Кызга ярдәмгә шундагы кешеләр килгән. 19 яшьлек кызның тән тиресенең 90 проценты пешкән, диелгән әлеге хәбәрдә. Аның өс киемнәре эреп беткән диярлек.

Коточкыч вакыйганы видеога төшереп алганнар. Видеода кызга табиблар ярдәм иткәне күренә. Башка мәгълүмат әлегә юк.

intertat

Бәйле