Алабугада 19 яшьлек кыз югалган

-- Лэйсирэ

Алабугада 1999 елгы Исрафилова Алинә Фидаил кызын эзлиләр. 1 августта өеннән чыгып киткән кыз турында бүгенгәчә бернинди дә хәбәр юк дип яза elabuga-rt.

Алинәнең буе 170 см., күзләре яшел төстә, линза киеп йөри, чәч озынлыгы җилкәләреннән озынрак, кара төскә буялган.

Соңгы тапкыр күргәндә соры төстәге спорт киеменнән: соры футболка, кара табанлы караңгы-соры кроссовкалардан булган.

Муенында «ярымай» кулонлы цепочка бар. Үзе белән сумка, паспорт һәм телефон алган.

Сул кулының беләзегендә «бриллиант» кебек тату бар.

Алинәне күрүче яисә нәрсә дә булса белүчеләрне 8-927-45-333-84 яки 02 номерына шалтыратуларын сорыйлар.

Загрузка...

Бәйле

Добавить комментарий