Моннан 20 ел чамасы элек Зәй районының Дүртмунча авылында Илһам Шакировның бертуганы Зәйнәп апа белән очрашкан идем. Сүзен-сүзгә хәтерләмим, әмма аның Илһаметдиннең балачагы турында сөйләгәннәре күңелдә саклана әле. Сакланмас иде, Илһам абыйның җырларын ишеткән саен, ул балачакта күргән гыйбрәтләрне искә төшерми, дусларыма сөйләми калганым юк.
Мине бүгенгә хәтле гаҗәпләндергәне шул: Илһам абыйның нидәндер зарланганын хәтерләмим. Теге чакта Зәй районыннан кайткач та, филармониядә очратып, апасы Зәйнәп белән күрешкәнемне әйткәч, башта: “Нишләп йөрдең безнең якларда, фиргәвен токымы?” – дип кенә куйды. (“Фиргәвен токымы” – аның яраткан сүзе.) Аннан соң гына: “Ничек анда Зәйнәп апа?” – дип сорады.
– Синең балачагың турында сөйләттем. Тормышыгыз бик җиңел булмаган икән, Илһам абый.
– Ул заманда кемгә генә җиңел булган икән соң ул?
Бүтән берни әйтмәде. Чабаталы балачагы турында бик сөйләтәсе килгән иде үзе. “Чабаталы балачак” диюем фәкыйрь тормышка ишарә генә түгел.
Илһаметдин бала чагында ук чабаталар үргән. “Абыйсы Кыяметдин тезә, Илһаметдин кайтара иде”, – дип сөйләгән иде Зәйнәп апа. “Тезү”, “кайтару” дигәннәренең нәрсә икәнен белмим, әмма чабата үрүнең шактый катлаулы эш икәнен чамалыйм. Аның бит әле иң әүвәл юкәсен дә юнәтәсе бар, ә ул заманнарда лесник берәүне дә урманга кертми иде. Илһаметдин дә, лесник күрмәсен дип, урманга юкәгә төнлә чыгып китә торган булган. “Төнлә дә агач башларына менеп җырлый иде, тавышы өйгә хәтле ишетелә иде”, – дип сөйләгәне истә Зәйнәп апаның.
– Җырлаганын лесник ишетер дип курыкмады микәнни?
– Лесник безнең авылныкы түгел. Аннан соң безнең өй урман авызында гына иде.
Илһаметдиннең чабаталы балачагы Зәйнәп апа сөйләгән саен тагын да җанлана барды. Чабата үрү – бер нәрсә, аны бит әле сатасы да бар. Әлеге дә баягы лесник алып калмасын дип, Нөркәй йә Теләнче Тамак базарына төнлә чыгып китә торган булган Илһаметдин. Шулай тегеннән-моннан кергән акчага гомер итә болар. Гаилә тулы түгел, әтисе Гыйльметдинне хәтерләми дә Илһаметдин, чөнки әтисен “халык дошманы” дип кулга алганда, аңа нибары ике яшь була. Алып китү белән хәбәрсез югала тимерче Гыйльметдин.
Шактый еллар узгач кына аның 1940 елда хезмәт белән төзәтү колониясендә вафат булуы ачыклана. Болар хакында Зәйнәп апа да ачылып китеп сөйләмәде, әмма юклыкта яшәгәнгә күрә Илһаметдиннең 5 нче класска мәктәпкә бара алмавын әйткән иде. “Укырга йөрсә, яшьтәшләре арасында юанып, болай ук моңлы бала булмас иде”, – дип тә өстәгән иде. Белмим инде, моңлы булу өчен фәкыйрьлектә, юксызлыкта яшәргә кирәк микән? Моң-хәсрәт кайгы белән янәшә йөри микән? Илһам абый күңеле белән бөтен татарның язмышын үзенә сыйдырды микән, дип тә уйлап куям. Анысы да бардыр, кеше күңеле чиксез дәрья бит ул.
Шул Зәйнәп апа сөйләгән иде әле. Өйдә әниебез Нуриәсма белән икәү генә калганда җырларга тотыналар иде, тавышлары бөтен урамга ишетелер иде, дигән иде. Ирсез калып алты баланы аякка бастырган Нуриәсма апа улы Илһам белән сикереп бии торган җырлар җырламагандыр, әлбәттә. Тормыш авырлыгы өстенә “халык дошманы” дигән тамга да салынган гаиләнең хәлен күз алдына китерергә мөмкин. Зәйнәп апа Илһаметдинне Алабугага укырга керергә ике имтихан биргәч, “халык дошманы“ улы дип куып кайтаруларын да әйткән иде. Шуннан соң Илһаметдин Казанга инженерлар мәктәбенә дип китә дә музыка училищесына укырга кереп кайта. Кайтуына армиягә чакыру килгән була. Кулына иске чемодан, бер капчык сохари тоттырып, армиягә китә калса дип, сәләмә киемнәр киертеп Казанга озаталар моны. Пристаньда бөтен нәрсәләрен урлыйлар Илһаметдиннең. Шул хакта язылган хатны алгач, Зәйнәп апасы җәяү Чаллыга барып, үзе әйтмешли, “бөтен милициягә” кереп сораштыра. Әмма урланган әйберләр табылмый.
Илһаметдиннән тагын хат килә. “Миннән дә бәхетсез бала юк икән. Пароходта барганда суга ташланырга әллә ничә тапкыр пароход койрыгына бардым, әнкәйне кайтып күрәсе килү генә тотып калды…” – дип язган була ул. Ә Зәйнәп апасы аңа: “Җүләрләнмә, Илһаметдин, күр дә тор, синнән дә бәхетле кеше булмас әле…” – дип язып җибәрә.
Зәйнәп апа бүген исән-сау микән? Ул Илһаметдин энесеннән 5-6 яшькә олы иде, димәк, туксаннарга якынлашып килергә тиеш. Исән булса: “Илһам абый бәхетлеме?” – дип сорар идем аннан. Моннан 20 ел элек ул: “Бик бәхетле дип әйтә алмыйм, үзе өчен дип яши алмады”, – дигән иде. Бүген нәрсә дияр иде икән? Күзе яшьләнә башласа, мин аңа: “Шатланырга гына кирәк, Зәйнәп апа, татарның бит Илһаметдине бар!” – дияр идем. Энесе турында истәлекләр уртаклашканы өчен рәхмәт әйтеп баш ияр идем. Чөнки кеше гомеренең озынлыгы истәлекләр, хәтер белән бәйле.
Риман Гыйлемханов, Ватаным Татарстан