Гафур Каюмов турында: «Аны аңларга теләүче табылмады…»

-- Лэйсирэ

Узган атна татар сәнгате өчен күңелсез тәмамланды, ул минем өчен дә чиксез зур югалту булды. Татар театр сәнгате, әдәбияты талантлы драматург, режиссер, артист Гафур Каюмовсыз калды. Әле кайчан гына аңа 59 яшь тулган иде. Кызганыч, фаҗигале үлем Гафурны арабыздан алып китте.

Кайчандыр мин эшләп киткән «Җидегән чишмә» Арча халык театрына режиссер булып килде ул һәм 1987нче елда без куйган Әнгам Атнабаевның «Балакайларым» пьесасын кабат сәхнәгә кайтарды. Шул спектакльне чираттагы тапкыр тамашачыга тәкъдим иткәндә сәхнә артында фаҗигале төстә һәлак та булды. «Ак калфак» оешмасының күчмә утырышында катнашучылар өчен күрсәтеләсе спектакльгә репетиция вакытында, декорация куйганда ул баскычтан егылып төшеп тимер казыкка кадалып, бик нык имгәнә һәм больницада мәңгелеккә күзләрен йома.

Гафур белән мин ул телевидениедә эшләгән вакытта таныштым. Ул аңарчы Тинчурин, Камал театрлары сәхнәсендә бик күп образлар иҗат итеп тамашачы мәхәббәтен яуларга өлгергән иде инде. Телевидение аныкы булмаганын тойдымы, ул кабат театрга китте. Бик күп планнар корып китте. Татар камера театры оештыру хыялы белән янып йөрде ул.

Телевидениедән китүенең дә сәбәбе шул булды бугай. Тик аны аңларга теләүче генә табылмады. Ләкин ул, бернигә карамый, иҗат дөньясына чумып яшәде. Алай гына да түгел, мин беренче хикәяләремне кыюсыз гына аңа күрсәттем. Һәм ул мине иҗатка дәртләндерде. Шул Гафур куйган канатлар ярдәмендә дистәләгән хикәя повестьлар иҗат иттем. Ул минем беренче тәнкыйтьчем булды. «Тәүбә» дигән повестемны сорап алып, Әлмәт дәүләт театрында сәхнәләштерде дә. Әлеге театрның баш режиссеры буларак, ул бу театр эшчәнлегенә яңа сулыш өрде, тирән мәгънәле әсәрләр иҗат итте.

Гафурның идеяләрен күтәреп алучы, аның иҗат киңлеген аңлаучы, яклаучы күп булды, дип әйтә алмыйм. Чөнки ул дөреслекне күрмәмешкә салыша белми иде. Ялагайланмады, тәлинкә тота белмәде. Аның иҗади тәхәллүсе дә Мосафир иде бит. Шул мосафир булып яшәде дә ул. Арча районындагы авылына кайтып өй салды.

Минем авылым аннан 20 чакрымлап кына булса да, ул даими чакырып торса да, өлгереп булмады. Үзе дә миңа килеп чыгам, дип вәгъдә биреп килде. Белгән булсам, җәяүләп барасы идем…

…Бардым, Гафурның Яңа Сәрдә авылына да барып чыгарга туры килде, тик бу сәфәр якын дустымны соңгы юлга озату өчен булып чыкты. Баксаң, аның туган авылында салган йорты да, бакчасы да, ишек аллары да театр студиясен хәтерләтә. Әйтерсең, анда кино төшерү өчен әсәр генә сайлыйсы калган. Әнә шулай чын рәссам, иҗатчы иде шул ул. Тынгы белмәде, иҗат белән янды, көйде. Аның яшәү рәвеше дә күпләр аңлап бетермәслек иде. Баштарак безне аптыратып ул ит ризыкларыннан баш тартты. Мин бу вакытлыча гынадыр дигән идем дә, ул тулысынча вегетариан булып яши бирде…

Авыр вакытлары күп булды Гафурның. Туры сүзле булганнардан кемгә җиңел?! Әмма ул сер бирмәде, күңел төшенкелеген башкалаларга сиздермәде. Мин аңлый идем, кеше юкка гына табигатькә, туган авылына сыенмый. Гафур Каюмов чын мосафир булып яшәде, Мосафир булып калды. Кызганыч, андыйларның кадерен бу дөньядан киткәч кенә аңлыйбыз. Гафур кемнәрдер аркасында авырлыклар кичерде, ләкин үпкә саклап, үчләнеп йөрмәде. Үпкәләп тә китмәгәндер. Тик ул тулы мәгънәдә яшәп кенә бетерә алмады. Ул башкаларга охшамаган иде, ул бу Җир кешесе түгел иде кебек. Әнә шул илаһи дөньясына капыл гына бөтенләйгә китеп тә барды.

Кеше китә, җыры кала, диләр. Бу Гафур Каюмовка тулысынча туры килә.

Авыр туфрагың җиңел булсын, Гафур дустым! Җәннәт ишекләре синең алдыңда киң итеп ачылса иде. Син безгә, татар сәнгатенә җитмәячәксең!

Гафур Каюмовның туганнарының, якыннарының тирән кайгысын уртаклашып, Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ, Безнең гәҗит

Бәйле