Илһам Шакиров пароходта барганда суга ташланырга тели — аны нәрсә туктата?

-- Лэйсирэ

Моннан 20 ел чамасы элек Зәй районының Дүртмунча авылында Илһам Шакировның бертуганы Зәйнәп апа белән очрашкан идем. Сүзен-сүзгә хәтерләмим, әмма аның Илһаметдиннең балачагы турында сөйләгәннәре күңелдә саклана әле. Сакланмас иде, Илһам абыйның җырларын ишеткән саен, ул балачакта күргән гыйбрәтләрне искә төшерми, дусларыма сөйләми калганым юк.

Мине бүгенгә хәтле гаҗәп­ләндергәне шул: Илһам абыйның нидәндер зарланганын хәтер­лә­мим. Теге чакта Зәй районыннан кайткач та, филармониядә очратып, апасы Зәйнәп белән күреш­кәнемне әйткәч, башта: “Нишләп йөрдең без­нең якларда, фиргәвен токымы?” – дип кенә куйды. (“Фир­гәвен токымы” – аның яраткан сүзе.) Аннан соң гына: “Ничек анда Зәйнәп апа?” – дип сорады.

– Синең балачагың турында сөй­ләттем. Тормышыгыз бик җи­ңел булмаган икән, Илһам абый.

– Ул заманда кемгә генә җиңел булган икән соң ул?

Бүтән берни әйтмәде. Чабаталы балачагы турында бик сөйләтәсе килгән иде үзе. “Чабаталы балачак” диюем фәкыйрь тормышка ишарә генә түгел.

Илһаметдин бала чагында ук чабаталар үргән. “Абыйсы Кыяметдин тезә, Илһаметдин кайтара иде”, – дип сөйләгән иде Зәйнәп апа. “Тезү”, “кайтару” дигәннәре­нең нәр­сә икәнен белмим, әмма чабата үрүнең шактый катлаулы эш икәнен чамалыйм. Аның бит әле иң әүвәл юкәсен дә юнәтәсе бар, ә ул заманнарда лесник берәүне дә урманга кертми иде. Илһа­метдин дә, лесник күрмәсен дип, урманга юкәгә төнлә чыгып китә торган булган. “Төнлә дә агач башларына менеп җырлый иде, тавышы өйгә хәтле ишетелә иде”, – дип сөйләгәне истә Зәйнәп апа­ның.

– Җырлаганын лесник ишетер дип курыкмады микәнни?

– Лесник безнең авылныкы тү­гел. Аннан соң безнең өй урман авызында гына иде.

Илһаметдиннең чабаталы балачагы Зәйнәп апа сөйләгән саен тагын да җанлана барды. Чабата үрү – бер нәрсә, аны бит әле сатасы да бар. Әлеге дә баягы лесник алып калмасын дип, Нөркәй йә Теләнче Тамак базарына төнлә чыгып китә торган булган Илһаметдин. Шулай тегеннән-моннан кергән акчага гомер итә болар. Гаилә тулы түгел, әтисе Гыйльметдинне хәтерләми дә Илһаметдин, чөнки әтисен “халык дошманы” дип кулга алганда, аңа нибары ике яшь була. Алып китү белән хәбәрсез югала тимерче Гыйльметдин.

Шактый еллар узгач кына аның 1940 елда хезмәт белән төзәтү колония­сендә вафат булуы ачыклана. Болар хакында Зәйнәп апа да ачылып китеп сөйләмәде, әмма юклыкта яшәгәнгә күрә Ил­һамет­диннең 5 нче класска мәк­тәпкә бара алмавын әйткән иде. “Укырга йөрсә, яшьтәшләре арасында юанып, болай ук моңлы бала булмас иде”, – дип тә өстәгән иде. Бел­мим инде, моңлы булу өчен фәкый­рьлектә, юксызлыкта яшәр­­гә кирәк микән? Моң-хәсрәт кайгы бе­лән янәшә йөри микән? Илһам абый күңеле белән бөтен татарның язмышын үзенә сыйдырды микән, дип тә уйлап куям. Анысы да бардыр, кеше күңеле чиксез дәрья бит ул.

Шул Зәйнәп апа сөйләгән иде әле. Өйдә әниебез Нуриәсма белән икәү генә калганда җыр­ларга тотыналар иде, тавышлары бөтен урамга ишетелер иде, дигән иде. Ирсез калып алты баланы аякка бастырган Нуриәсма апа улы Илһам белән сикереп бии торган җырлар җыр­лама­гандыр, әлбәттә. Тормыш авыр­лыгы өстенә “халык дошманы” дигән тамга да салынган гаи­лә­нең хәлен күз алдына китерергә мөм­кин. Зәйнәп апа Илһамет­динне Алабугага укырга керергә ике имтихан биргәч, “халык дошманы“ улы дип куып кайтаруларын да әйткән иде. Шуннан соң Илһаметдин Казанга инженерлар мәктәбенә дип китә дә музыка училищесына укырга кереп кайта. Кайтуына армиягә чакыру килгән була. Кулына иске чемодан, бер капчык сохари тоттырып, ар­миягә китә калса дип, сәләмә кием­нәр киертеп Казанга озаталар моны. Пристаньда бө­тен нәрсәлә­рен урлыйлар Ил­һамет­диннең. Шул хакта язылган хатны алгач, Зәйнәп апасы җәяү Чаллыга барып, үзе әйт­мешли, “бөтен мили­циягә” кереп сораштыра. Әмма урланган әй­берләр табылмый.

Илһаметдиннән тагын хат килә. “Миннән дә бәхетсез бала юк икән. Пароходта барганда суга ташланырга әллә ничә тапкыр пароход койрыгына бардым, әнкәйне кайтып күрәсе килү генә тотып калды…” – дип язган була ул. Ә Зәйнәп апасы аңа: “Җү­ләрләнмә, Илһамет­дин, күр дә тор, синнән дә бәхетле кеше булмас әле…” – дип язып җи­бәрә.

Зәйнәп апа бүген исән-сау ми­кән? Ул Илһаметдин энесен­нән 5-6 яшькә олы иде, димәк, туксаннарга якынлашып килергә тиеш. Исән булса: “Илһам абый бәхетлеме?” – дип сорар идем аннан. Моннан 20 ел элек ул: “Бик бәхетле дип әйтә алмыйм, үзе өчен дип яши алмады”, – дигән иде. Бүген нәрсә дияр иде икән? Күзе яшьләнә башласа, мин аңа: “Шатланырга гына кирәк, Зәйнәп апа, татарның бит Ил­һаметдине бар!” – дияр идем. Энесе турында истә­лекләр уртаклашканы өчен рәхмәт әйтеп баш ияр идем. Чөнки кеше гомеренең озынлыгы истәлекләр, хәтер белән бәйле.

Риман Гыйлемханов, Ватаным Татарстан

Бәйле