Элвин Грей имиджын үзгәртеп тамашачыларын куркыта [фото]

-- Лэйсирэ

Татар эстрадасына үзенең образы, гомумән җырлау манерасы белән бәреп кергән Элвин Грей шаккаттыруын дәвам итә. Җырчы имиджын үзгәртеп, чәчләренә дредлоклар ясаткан. Икенче төрле аны «африка толымнары» дип тә йөртәләр.

Хәтерләсәгез, Россия эстрадасы сәхнәсендә мондый образ белән иң беренчеләрдән булып 2000 еллар башында популяр булган яшь җырчы Децл чыккан иде. Бүген аның иҗат тормышы турында төгәл мәгълүмат таба алмадык. Популярлыгы бетеп, ул да бик күпләр кебек, шоу-бизнес арбасыннан төшеп калды.

Мода артыннан куучы эпотаж Элвин Грейга да мондый куркыныч янамасмы, иҗатын сөючеләр куркышып качмасмы — билгесез.

Тамашачысын хафага салып, моннан бер ай чамасы элек Радик чәчен буяткан иде инде. Артистның чәч төсе көлсу-ак булып Элвин Грей блондиннар рәтендә аяк басты. Алда җырчы образында тагын нинди үзгәрешләр көтә — карап карарбыз.

Бәйле