Чистайда параличланган ир хатыны күз алдында янып үлә

-- Лэйсирэ

3 август Чистайның Роза Люксембург урамындагы бер шәхси йортта янгын чыга. Олы яшьтәге инсульттан соң параличланган ир-ат фаҗигале төстә тереләй янып үлә. Бу вакытта хатыны бакчада булып, өйдә янгын чыкканын бик соң күреп ала.

Татарстан буенча МЧС идарәсе хәбәр итүенчә, янгын сүндерүчеләр килеп җиткәндә, өйгә керә торган ишек һәм янкорма янып беткән, ә орт эчендәге авыру ир-ат үлгән була.

Хәзер янгын чыгу сәбәпләре ачыклана.

Фото: архив

Бәйле