Лаеш районында ике бала анасы югалган [фото]

-- Лэйсирэ

Лаеш районында 15 көн элек өеннән чыгып киткән 1991 елгы Билалова Динара Илдус кызын эзлиләр. Ул Лаеш районының «25 Октябрь» исемендәге совхоз бистәсендә гомер иткән. Соңгы тапкыр аны шунда 23 июль көнне күргәннәр, дип яза «Камская новь» газетасы. 

Авылдашлары әйтүенчә, Динара Казанда май комбинатында эшләгән. Өендә ике баласы калган.

Динара Билалованы күрүче яисә нәрсә дә булса белүчеләрне 8 (84378) 2-55-41 яки әнисе Альбина Замалиевага 8965 592 4417 номерына шалтыратуларын сорыйлар.

Фото: соц.сети.

Бәйле