Чаллыда поезд составы ауган [фото]

-- Лэйсирэ

9 август Чаллының ЗЯБ бистәсе янында йөк поезды составы рельслардан чыгып һәлакәткә очраган. Көчле яңгыр тимер юлда  Челна елгасы аша күпернең грунт өлешен юып төшергән дип фаразлана. «Вести Камаза» язуынча, цемент белән төялгән өч вагон ауган. Зыян күрүчеләр юк диелә. Транспорт прокуратурасы фаҗиганең барлык нечкәлекләрен тикшерә.

Фото: vk.com/nabchel (Денис Шайдуллин)

Бәйле