Зәлия Сөләйманованың гомере кыл өстендә: табибларга ышанычын югалта

-- Лэйсирэ

Түбән Кама шәһәрендә гомер итүче Зәлия Сөләймановага ярдәм кирәк! Аның гомере кыл өстендә. Табиблар ашказаны яман шешенең соңгы стадиясе дигәннәр.

– Миңа – 43 яшь. Быел февраль аенда авырып киттем. Кинәт кенә температурам күтәрелде. Сулыш алуларым авырайды. Ни уйларга белмәдем. Участок терапевтына бардым. Ул мине тиз генә рентген ясатырга җибәрде. Тикшеренү бер як үпкәмә су җыелганын күрсәтте. Шул ук көнне хастаханәгә салдылар, – дип искә ала Зәлия.

Хастаханәдә күп төрле анализлар тапшыргач, аны, туберкулездан шикләнеп, Казанга җибәрәләр. Анда шул чирдән дәвалый башлыйлар. Өч айдан соң Зәлиянең эче үсеп чыга. Баксаң, андагы шеш зурайган икән. Тик әлегә кадәр аның турында белүче табиб булмый.

– Температурам югары торды. Авыртуга түзә алмый башлаган идем. Мине туберкулез диспансерыннан онкологиянекенә алып киттеләр. Баксаң, күкәйлекләргә киткән метастаза үпкәгә су җый­дырган икән. Табиблар чирнең кайда икәнен эзли башлады. Би­редәге тикшеренүләр яман шеш­нең ашказанында икәнен күрсәтте, – ди Зәлия.

Табибларга ышанычын югалтса да, яшәү өмете чиксез аның. Зәлияне өйдә өч баласы көтә. Әле иң кечесенә өч яшь тә юк. Әнә шуңа да ул тереләсенә бик өмет­ләнә.

Зәлиягә июль уртасында диаг­ноз куялар. Ул чит ил клиникасына мөрәҗәгать итә. Аннан җавап озак көттерми – Зәлияне үзләренә чакыралар. Әмма анда барыр өчен 1 миллион 300 мең сум акча ки­рәк­леген әйтәләр.

“Булдыра алганча, сеңлемә булышабыз. Тик безнең генә көч җитми шул. Әле менә ике атна элек Зәлиянең әтисен җирләдек. Ул да шул мәкерле авырудан китеп барды. Аны югалттык, тик менә Зә­лияне бу чирдән ничек тә йолып аласы иде. Ул безнең барыбызга да кирәк. Әнә шуңа да мәрхәмәтле кешеләрдән ярдәм сорыйбыз. Булышсагыз иде”, – ди апасы Венера.

Гөлгенә Шиһапова, Ватаным Татарстан

Бәйле