Татарстанның һәм Русиянең халык артисты, опера һәм эстрада җырчысы, сопрано, драма артисты, мөгаллим, Тукай бүләге иясе Венера Ганиева инстаграмда бертуган энесе Фәрит Әхәт улы белән төшкән фото куйган.  «Бик охшагансыз диләр, сез ничек уйлыйсыз?» дип яза җырчы.

Комментарийлардан күренгәнчә, тамашачылары апалы-энеле парны игезәкләр урынына күреп охшата. Венера Ганиева Фәрит әфәнденең элек мыек йөтүен һәм бик матур җырлавын да яза. Әсхәт исемле төпчек энеләре булуын да әйтеп үткән. Җырчы аның белән дә фотога төшеп инстаграмга куячагын белдергән.

Бәйле