Казанның Иске татар бистәсендә православ чиркәүчек төзеләчәк

-- Лэйсирэ

Казанның Тихвин чиркәве каршындагы мемориал бакчада Тихвин изге ана иконасы табылу истәлегенә чиркәүчек (часовня) төзеләчәк. Ул Иске татар бистәсендә урнашкан.

Православ гыйбадәтханә төзү проектын чәршәмбе Казан башкарма комитеты утырышында карап хуплаганнар дип хәбәр итә шәһәр мэриясенең матбугат хезмәте.

Шул гыйбадәтханә Тихвин чиркәве каршындагы XVIII-XIX гасырларга караган мемориал бакчада Тихвин изге ана иконасы табылган урында төзеләчәк дип белдерелә.

Утырышта шулай ук Тукай урамы 97чне йорт адресында урнашкан Петцольд сыра кайнату заводы комплексын төзекләндерү һәм шунда ук «Красный Восток» Loft-квартал» дип аталган административ-торак копмлекс төзү проекты хупланган. Әлеге биш катлы комплекста 165 фатир булачак һәм ул заманча стильдә төзеләчәк диелә.

Моннан тыш, утырышта Сара Садыйкова урамындагы мехчылар фабрикасын төзекләндерү, Щербаков тыкрыгында күп фатирлы йортлар комплексы проектлары да хупланганган.

Әлеге проектлар Татарстан Рөстәм Миңнехановка тапшырылачак.

2016 елда Иске татар бистәсенең багучылар шурасы расланып, аның җитәкчесе итеп Татарстан дәүләт шурасының Мәгариф, фән, мәдәният һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев билгеләнде. Ул «бу бистәне киләчәктә чын татар бистәсе итеп күз алдына китерәбез», дигән иде.

Азатлык радиосы язмасы (чит ил агентлыгы)

Бәйле