Алексеевск районының Горка авылында соңгы көннәрдә булган фаҗига турында республикада ишетми калмаган кеше бик сирәктер. Мондый хәбәрләр, гадәттә, өйдән өйгә, телдән телгә йөри. Халык аһ итә, гаеплене эзли. Асрамага алган тугыз яшьлек кызның үлемендә гаилә башлыгын гаеплиләр. Әлеге гаиләдә бичара кыздан тыш, аның тагын өч туганы тәрбияләнгән.
Асрамага алган сабыйларның әниләре исән, күрше авылда яши, сирәк кенә булса да балалар белән күрешергә дә килгәләгән. Аналык хокукыннан мәхрүм ителгәнгә, балаларын опека һәм попечительләр бүлеге тартып алган. Ә Горка авылындагы яңа гаиләгә алар 2015 елда килеп эләгә. Әлеге гаилә үзләренең ике баласы янына бары бер сабый гына алырга теләсә дә, туганнарны аерырга ярамый дип, дүртесен дә биреп җибәрәләр. Фермерлар, йортлары иркен, хуҗалыклары нык, мал-туар күп асрыйлар, балалар бернәрсәгә дә мохтаҗлык кичермәс, дип уйлады микән опека бүлегендәгеләр…
Берничә ел элек үзәк каналда баручы “Пусть говорят!” тапшыруында да асрамага бала алган гаиләләрне күрсәткәннәр иде. Ирле-хатынлы бер француз гаиләсе дә 15 ел элек Россиядәге балалар йортыннан малай һәм кыз алып киткән. Балалар инде зур үскән, берсе аутизм белән авырый, ләкин аның үз-үзен тотышында чир билгеләре күзгә ташланмады. Барысы да – итагатьле, тыныч, ачык йөзле. Бактың исә, аларның шул ук балалар йортында туганнары калган. Берәм-берәм шуларны барладылар: берсе үлгән, икенчесе – төзәтү колониясендә, өченчесе – психоневрология диспансерында… Тапшыруга җыелган халык, балаларны туганнарыннан аерган дип, французларга үпкә катыш ачулы сүзләр яудыра башлады. Ник барысын да бергә алып китмәдегез, диләр. Чит ил вәкилләре: “Алу гына түгел, аларны карап үстерәсе дә бар, бу – бик зур җаваплылык”, – дигәч кенә, ярсыган халык сүрелде…
Ә Алексеевск районындагы кызны үтерүдә гаепләнүче кулга алынган. Моңа үлгән кызның тәнендә кыйналу һәм пешү эзләре табылу сәбәп була. Медицина экспертлары үлемнең сәбәбен баш сөягенә һәм миенә зыян килү белән аңлата. Гаиләдәге башка балалар приютка озатылган. Алар белән психологлар шөгыльләнә, ә тикшерүчеләр сөйләшүләр алып бара. Шулай ук тикшерүчеләр районның опека һәм попечительләр бүлеге хезмәткәрләреннән дә әлеге хәлгә аңлатма сорый. Чыннан да, ачыклыйсы сораулар күп. Бәлки гаиләдәге балаларны әни кеше юл һәлакәтенә очрап, йөри алмаслык хәлгә килгәч үк алып китәргә кирәк булгандыр. Ата кеше шундый зур хуҗалыкны һәм гаиләне тартып барган. Ә ник ул барысын да акыл белән уйлап, вакытында үзе балалардан баш тартмаган? Күрше-тирә арасында, балалар аларга хезмәт итү өчен кирәк булды, урамга чыгып йөргәннәрен дә күрмәдек, һаман эш белән мәшгуль иделәр, диючеләр дә юк түгел.
Татарстан очрагыннан тыш та, төбәкләрдә аяныч күренешләр булып тора. Берничә ел элек исә андый тетрәндергеч хәлләр бары тик Америкада гына булырга мөмкин кебек тоела иде безгә. Инде менә балаларны чит ил кешеләренә бирү тыелды. Ләкин… Вәзгыятьне аңлар өчен, соңгы ике елны гына күздән кичерик әле. 2016 елда Мәскәү өлкәсендә бер гаилә 6 яшьлек кызны үтерә һәм соңрак “бала югалды” дигән хәбәр тарата. 2017 елда Волгоград өлкәсендә асрамага алынган бала кайнар суга пешә. Әти-әнисе “ашыгыч ярдәм” чакырмый. Нәтиҗәдә малайның гомере өзелә. Амур өлкәсендә әни кеше, ачуы чыгып, асрамага алынган баланы кыйный. Сабый күп санлы җәрәхәтләрдән җан бирә. Шушы елның гыйнвар аенда Смоленск өлкәсендә күп бала атасы асрамага алган җиде яшьлек кызны үтерә. Ул вакыйгалар, ни кызганыч, безнең көннәрдә булып ята.
Болары – куркыныч хәлләр. Әлбәттә, асрамага, уллыкка-кызлыкка бала алган гаиләләр арасында аларга бөтен игътибарын, тырышлыгын биргән олы йөрәкле кешеләр күбрәк. Безгә аларның сабырлыгына, акылына баш ияргә кала, чөнки бүгенге заманда үз балаңны үстерү, аның белән уртак тел табу да җиңел түгел. Ә монда бер оя чит кеше балалары алып үстереп (араларында авырулар да бар), аякка бастыралар. Без беркемгә дә гаеп ташларга, үгет бирергә дә җыенмыйбыз, андый аяныч вакыйгалар кабатланмавын гына телибез. Спас районында яшәүче Гөлсәрия Скляренко белән дә сөйләшеп алдык. Әлеге гаиләдә унике бала тәрбияләнә. Җидесен асрамага алганнар. Гөлсәрия һөнәре буенча – укытучы.
– Мондый очракта асрамага бала алган бөтен гаилә үзен гаепле кебек сизә, нишләптер хурлыгы бөтенебезгә дә төшә, – ди Гөлсәрия. – Алексеевский районындагы гаиләгә нәрсә булгандыр инде, ишеткәч, борчылдык. Безнең асрамага бала алуыбызга тиздән 15 ел була. Бик җиңел димәс идем. Ләкин нинди адымга баруыбызны алдан ук белдек. Ирем дә, үзем дә шундый фикергә килдек: ул сабыйларны үзеңә карату өчен, күбрәк бергә булырга, сөйләшергә кирәк. Кайчакта укытучылары мәктәптә үзләрен начар тоталар дип зарлана. Ә өйдә әйбәтләр дигәч, гаҗәпсенәләр. Психиатрга да күренеп торабыз. Ул белгечнең, әлеге балалар ярый сезгә эләккән, юкса мондый холык белән бүтән гаиләдә яши алмаслар иде, сездә елдан-ел яхшы якка үзгәрәләр, дигәне дә бар. Хәзер бала тәрбияләүдә тәҗрибә җитәрлек. Элек психология буенча китаплар укыдык, психологка йөрдек. Балалар бер-берсенә охшамаган. Берәр ярамаган нәрсә эшләсәләр, кычкырмыйча, куркытмыйча аңлатабыз. Соңыннан үзләре дә безнең белән килешәләр. Баланы тәрбиягә алгансың икән, аны яратырга, хөрмәт итәргә тиешсең. Ул сине ярсыта, ачуыңны чыгара икән, алма яки кире илтеп бир. Бу сабыйлар дөньяның пычрак ягын безгә килгәнче күреп өлгергән бит инде. Ә безнең бурыч – яхшы якны күрсәтү.
“Ата-анасы ташлап калдырган балалар үпкәчел була, күңелләрен эретү ансат түгел һәм бөтен гаилә дә моны булдыра алмый, алар аңа әзер түгел. Балалар йортларын ябып, сабыйларны гаиләләргә өләшү дөрес гамәл булдымы икән? Хәзер социаль оешмаларда да шартлар яхшы, бала өчен җан атып торган тәҗрибәле тәрбиячеләр, педагоглар күп. Алар малайларны, кызларны дөнья көтәргә яхшырак та өйрәтә алыр иде кебек…” – ди психолог Гөлнара Ибраһимова.
Россиядә асрамага бала алган гаиләләрдә күзәтчелекне арттырырга, реформа ясарга кирәк, дигән фикер бүген генә барлыкка килмәде. Әлеге сүзләрне Россия тикшерү комитеты җитәкчесе Александр Бастрыкиннан да күп тапкыр ишеттек. Бу көннәрдә Россия Президенты каршындагы Бала хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил Анна Кузнецова да Татарстанда булган күңелсез вакыйгага бәя бирде. “Асрамага бала алучы гаиләләрнең әзерлеген энә күзеннән үткәргәндәй тикшерергә кирәк, – ди балалар омбудсмены. – Опека органнары кая караган, кайда булган? Гаиләдәге киеренкелекне алар сизәргә тиеш иде бит?!” Әлеге сорауны ул Татарстан Прокуратурасына юллады.
Фәния Арсланова, Ватаным Татарстан