Данир Сабиров һәм Рифат Зариповка дәүләт бүләге тапшыралар [фото]

-- Лэйсирэ

Салават Фәтхетдинов концертында Рифат Зариповка дәүләт бүләге тапшырылган.

— Мин чиксез шатмын. Салават абыйның концертына мәдәният министры килгән иде. Татарстан Республикасы мәдәниятенә hәм сәнгатенә зур өлеш керткән өчен дип, менә шушындый медаль белән бүләкләде. Аеруча зур рәхмәтемне Салават Фәтхетдиновка әйтәсем килә. Без укучыларына туры юл күрсәтеп, дөрес итеп тәрбияләгән остаз ул. Инде күптән укып бетерсәк тә, ул безне ташламый, әледән-әле барлап, киңәшләрен биреп, концертларына чакырып тора.

— Тагын кемнәргә медаль бирелде?

— Данир Сабиров белән Энҗе Шәйморзинага да шушындый ук медаль тапшырдылар.

— Атказанган артист исемен алырга да ерак калмаган, димәк?

— Барысы да Аллаh кулында, җитәкчеләребез кулында… Тырышып эшләгәч, аларын да аласы килә. Эшләгән эшеңне дәүләт тарафыннан күрә белүләре, бәяләүләре сөендерә. Мондый бүләкләр безгә алга таба тагын да тырышып эшләргә, иҗат итәргә этәргеч булып тора.

Автор: Юлия НАСЫЙБУЛЛИНА
Фото: Инстаграм
intertat.tatar

Бәйле