Коляскадагы улымны кибет янында калдырып, кереп киттем. Чыксам… [булган хәл]

-- Лэйсирэ

Хәрби шәһәрчектә яшә­гән чагыбыз. Ирем — яшь лейтенант, взвод командиры, көне-төне эштә. Солдатлар йоклагач кына өйгә кайтып китәргә тиеш ул, иртә белән, алар йокыларыннан торышка эштә — алар янында булырга тиеш. Без төнлә генә күрешәбез. Ун айлык улыбыз аны бөтенләй күрми. Ул кайтканда да, киткәндә дә йоклаган була.

Мин көне буе улым бе­лән мәш киләм. Бу шәһәрчеккә әле күптән түгел генә килеп урнаштык, бер кешене дә белмим. Кибеткә чыксам да, тегендә-монда барырга кирәк булса да баланы калдырыр кешем юк. Узган гасырның 80 нче еллар ахыры бу. Хәрби шә­һәрчектә кибетләр бай. Офицерлар өчен аерым, солдатлар өчен аерым кибетләр. Кайберләрендә Казанда Сорочий базарында гына булган «Врангель» джинсылары, «Аляска» курткалары тулып ята. Күпме теләсәң, шуның кадәр ал. Офицерлар акчаны әйбәт алалар. Без дә акчага аптырамыйбыз. Шуңа күрә ике як әниләргә дә сөлге, күлмәклекләр белән тулы посылка арты посылка җибәрәбез.

Мин дә кибеткә йөрергә гадәтләндем. Танышлар юк, бүтән бара торган җир юк. Бу шәһәрчектә алар кечкенә һәм бик тар итеп эшләнгән иде. Бала арбасы белән эчкә керә торган түгел. Барлык әниләр дә йоклаган нәниләрен тышта, кибет янында калдырып йөриләр. Кайвакыт унар бала арбасы җыела. Мин дә шулай ияләштем.

Улыма фин комбине­зоны алып кигездем. Эче мех, тышы матур зәңгәр төстә. Нәкъ матур гном кебек ята арбада. үткән-барган соклана, елмаеп уза. Бервакыт көндәгечә улымны кибет янында калдырып, эчкә кереп киттем. Озак тормадым, тиз чыктым.

Чыксам, бөтен әниләрнең арбасы үз урынында, минеке юк. Ул вакытта нәрсә кичергәнемне хәзерге көнгәчә хәтерлим. Аякларым тыңламый, үзем чабам. Елыйм: «Шундый-шундый бала күрмәдегезме?» — дим. Бу халәт никадәрле дәвам иткәндер. Мин хәзер дә җавап бирә алмыйм. Бәлки унбиш минутлар, бәлки бер сәгатьтер. Кесә телефоннары юк вакыт, ирем бернәрсә белми калды. Инде аңымны югалтыр хәлгә җиткәндә генә, бер көтү 6-7 яшьлек малайларның безнең арбаны тартып барганнарын күрдем. Ничек кайдадыр калдырып китмәгәннәр, ничек аудармаганнар? Берсенә дә сукмадым да, сүк­мәдем дә, бары: «Ник болай эшләдегез?» — дидем. «Бигрәк матур малай бит. Безнең аның белән уйныйсыбыз килде», — диделәр.

Бу вакытта шәһәрчектә җир астындагы торбаларны алыштыралар иде. Бөтен җир казылып, тирән-тирән чокырлардан тора. Ничек фаҗига булмый калган. Аллам саклаган.

Ә миңа бары егерме яшь һәм бу арбадагы баланы инде үсеп, егет булгач мәңгелеккә югалтасымны әле мин белмим…

Алмазия ГАТИНА. Казан.

Татарстан яшьләре

Загрузка...

Бәйле

Добавить комментарий