Татар булып яшәр өчен күп кирәкми. Салават Фәтхетдинов шулай ди. Аныңча, мәхәббәтле гаилә, иман, әлифба һәм моң –татарлыкның иң төп күрсәткечләре. Ләкин татар халкы бүген бик үк сәламәт түгел. Гамьсезлектән чирли ул. Ямьсезлеккә караганда гамьсезлек куркынычрак, гамьсез булмыйк, ди җырчы. Шулай итеп, “Күңел көзгесе” дип аталган 30 нчы сезон программасы фәлсәфәгә һәм төртмәләргә бай булды.
Салават дигәч, Элвин Грей да искә төшеп куя, әйеме? Чөнки бу икенең сүз көрәше әллә кайчаннан бирле дәвам итә. Радик Юлъякшин, шул ук Элвин Грей, мин классиканы заманчалаштырып сәхнә җыям, яшьләрдә татар, башкорт җырларына кызыксыну уятам, дип күкрәк какса, Салават, җырны заманчалаштырмыйча да халык җыям, дип әйтә. Әйтүен әйтте, ә бу юлы, сүзеннән чигенеп “Дим-дим”не нәкъ Грейча заманчалаштырып җырлады. И, халык котыра, малай, и кул чаба! Шайтан образында чыккан Таһир Гайнуллин, менә шулай кирәк, болай җырласаң, Элвин Грей рәхмәт әйтәчәк дип, котыртып тора. Әмма Салават бирешмәде: “Моңны бозарга ярамый. Болай җырларга ярамый, егетләр”, – дип, бәхәскә нокта куйды.
Салават – Салават инде ул
Тинчурин театры директоры Фәнис Мөсәгыйтов исә, Салават нинди генә аранжировкага кушылып җырламасын, моңы югалмый. Аңа ничек тә килешә, дигән фикердә. Концертның яңалыгы, җырчының үзенчәлеге нидә кебек сорауларга исә, пауза тотып бераз уйланганнан соң, тирән мәгънә салган төсле башын чайкап, Салават – Салават инде ул, диде дә китеп барды. Мин монда көн дә йөрим, һич ялкытмый, дип тә өстәргә онытмады.
Беләсезме, Салаватның үз тамашачысы бар, дип кистереп әйтеп булмый икән. Дөрес, аның белән бергә картайган тамашачы да шактый. Әмма өлкәннәргә караганда яшьләр күбрәк. Яшь режиссер Әминә Миндиярова да – җырчының даими тамашачысы. Җырлары ошый, ди. Күрәсең, җырчының моннан 30 ел элек әйткән сүзләре күптән чынга ашкан.
Заманында Салават бригадасында солист булып йөргән, бүген Швециянең Стокгольм шәһәрендә яшәгән милләттәшебез Гөлүзә Зыятдинова әнә шундый фикердә:
– Элек нинди булса, хәзер дә шундый Салават. Милләт, татар теле турында уйланулары ошады. Һәрбер җырчы менә шушындый авырткан мәсьәләләргә карата үз фикерен әйтсә, халыкта да проблеманы аңлау булыр иде. Юкса әлегә битарафлык сизелә. Салават өчен ихлас сөендем. Сәхнәгә иң беренче чыккан мәлләрендә, шундый көн килер, халык чакырырга Салават дигән исемем җитәр дигән иде, ул көн озак көттермәде. Халык концертка чират торып керә. Нәрсә җитми калды, дигәндә, халык җырлары җитмирәк калды. Татар моңын барлап оештырылган фестивальләрдә жюри булган шәхескә бу бик тә килешер иде. Акапелла җырлар дигән өметем дә бар иде. Бәлки алга таба ул аны җырлар да. Аның концертлары көннеке көнгә охшамаган бит.
Сабантуй белән генә дөнья алга бармый
Композитор һәм җырчы Фирзәр Мортазин исә ул көнне усал иде. Сәхнәгә сәләтсез яшьләрнең күпләп килүе ачуын чыгарган икән аның. Моның сәбәпләрен ул эстрада эшчәнлеген тәртиптә тоткан оешма булмаудан күрә:
– Бу концертларда башта җырларым катнашты, хәзер үзем. Без гомер буе тере тавышка җырладык. Эстрадада 800 кеше бар диләр. Хәзер каршыга китереп бастыр шуларны, берсе дә тере тавышка җырлый алмаячак. Кем тели, шул җырлый. Аның тәртибе булырга тиештер бит инде? Системага салучы канун булмагач, чын талантлар сәхнәгә чыга да алмый. Менә шушы күренешләрне күрсеннәр, тәнкыйтьләсеннәр иде ул. Безне тәнкыйтьләсәләрме? Ис китми. Ел саен кимчелек эзлиләр. Бер карыйсың, алып баручы артык, диләр. Әгәр алып баручысыз чыксаң, нигә алып баручы юк, диячәкләр. Халыкка аңа сикерергә, фонограмма тыңларга гына кирәк. Бер тере ансамбль юк бит. Элек, сиксәненче елларда бер Буада гына да 14 вокаль-инструменталь ансамбль бар иде. Хәзер бер нәрсә дә юк. Сәнгатьне үтерделәр. Элеккеге кебек концерт бригадалары кайда соң хәзер? Бригада булып йөргәндә артистның кадере булмаган дигән сүз дә дөрес түгел. Аның үзенә эшләргә дә җае бар иде. Хәзер клибыңны әйләндерү өчен генә дә 100 мең сум акча кирәк. Гади кеше булса, хет әллә нинди талант булсын, эстрадага үтә алмый бүген. Яшьләргә ярдәмгә бернинди оешма юк. Министрлыкта шундый бүлек булырга тиештер бит инде? Менә мин шулай эшләр идем. Бездә исә сабантуй оештыралар да һәйкәл ачалар. Шуның белән шул.
Концертта да шушындыйрак фикерләр яңгырады. Аларны әле алып баручылар, әле Салават үзе әйтте. Мәсәлән, татар эстрадасында яңалык юк, ямаулык кына бар, диделәр. Халык килешүен белдереп, дәррәү кул чапты. Гомумән, һәрбер сүзгә үзенең килешү-килешмәвен белдерүдә актив булды тамашачы. Залдан Салават белән сөйләшүчеләр дә табылды. Шуннан, Салаватның Салават булуына ихласлык сәбәпче икән, дигән фикер ныгыды. Аның җырларында да бит авыл яши, казлар ысылдый, шул казлардан куркып балачак йөгерә. Ихласлык алып баручыларда да хәттин ашкан. Шуңа күрә аларның артык тырышып уйлаулары да гафу ителә. Салават та бит, тырышып җырласам, буталып бетәм, шуңа күрә тырышмыйча гына, ничек бар, шулай җырлыйм, дип искәртә әнә.
Дилбегә… Шайтан кулында?
Алып баручы дигәннән, кайбер тамашачы һаман шул ук укытучы белән укучы, Фәрештә белән Шайтан образлары дип гаҗәпләнә икән. Салават исә элеккеге сезон образларын юкка гына кайтармаган. 22 нче сезонда татар авылы мәктәбе темасы оптимальләштерү шаукымына мөнәсәбәт рәвешендә күтәрелсә, быел ул, болай барса, татар мәктәбе бөтенләй бетәчәк дигән фикергә баеган. Әлифбабыз да, телебез дә яклауга мохтаҗ. Аларны без якламасак, кем яклар дип, Ядкәр Хәбибуллин көзгедән тамашачының үзен дә күрсәтте әле. Фәрештә белән Шайтанга килгәндә, алары мәңгелек темалар инде. Быел Шайтанны калкурак күрсәткәннәр. Депутатлар кабул иткән “кайнар” кануннарның сәбәпчесе – Шайтан, ди алып баручылар.
Баксаң, быел академик рухтагы концерт узасы булган икән. Салаватча барып чыкмагач, образларыбызны сәхнәгә кире кайтардык, ди алып баручы Ядкәр Хәбибуллин:
– Концерт сезон буе яңара. Тамашачысыз эшләп булмый аны. Халыктан рәхмәт сүзләре күп килеп ирешә. Тәнкыйтькә исә бик тыныч карыйбыз. Беренче концерттан соң ук нәтиҗә ясау елмаю гына уята. Дөрес, без 30 еллыкка башкача, җырлардан гына торган, академик концерт куярга теләгән идек. Чөнки гастрольләрдә йөргәндә, проблемалар күтәрәсез, нигә кирәк ул, сезгә кеше ял итәргә килә, дигән тәнкыйть сүзләре ирештерделәр. Шулай эшли башладык, әмма ул Салаватча килеп чыкмады. Элекке сезон образларын яңадан кайтарырга дигән фикергә килдек. Мәктәп мәсьәләсен кертми булдыра алмадык. Мин һәрбер җырчы бу проблеманың асылында ни ятканын халыкка аңлатырга тиеш дип саныйм. Авыллар бетеп бара, укытучы абруен югалтып, хезмәт күрсәтүче дәрәҗәсенә калды. Моны без уйнап күрсәтергә булдык. Шайтан белән Фәрештә образлары да очраклы түгел, минемчә. Шайтанның эзләрен яшәешнең кайсы гына өлкәсен алсак та, күреп була.
СИЗОн хикмәтләре
Концертның быелгы үзенчәлеге шунда: 17 көн буе Салават үзенең бер шәкертен һәм бер махсус кунагын тәкъдим итә. Әлегә Айгөл Сәгынбаева, Филүс Каһиров, Илсаф, Фидан Гафаров чыгыш ясады. Шәкертләрнең исемнәрен отып калып булмады, хәер, алар әле беренче чирканчыкларын гына ала. Кунак булып алдагы концертларның берсендә Татарстанның халык шагыйре Роберт Миңнуллин да килгән. Салаватның буйлы-буйлы кәчтүм-чалбарына ымлап, утызынчы сезон дип торам, утызынчы СИЗО икән дип шаярткан. Салават аны иң популяр җырларының берсен – “Әнкәмнең догалары”н башкарыр алдыннан мәзәк итеп, бик тәмләп һәр концертында сөйли башлаган. Роберт Миңнуллин сүзләренә язылган бу җырга матур клип та әзерләгәннәр. Концертның тагын бер өстенлекле ягы бар: монда һәрбер җырның авторларының исем-фамилияләре генә түгел, фотоларына кадәр күрсәтелде. Җырлардан исә 30 сезон дәвамында башкарылганнары да, яңалары да тәкъдим ителде. Быелгы сезонның хиты булып “Син кайда?” дигәне танылыр, мөгаен. Әлегә менә шулар. Хәер, 17 августка кадәр тагын да хикмәтләр чыгуы бик ихтимал.
Гөлинә Гыймадова, Ватаным Татарстан