«Бәреп үтерсәм, әллә кайчан утырып чыккан булыр идем»

-- Лэйсирэ

Кызымның тормышы бик тынгысыз. Өйләнешеп күпме генә тынышып яшәделәр микән, кияү эчә башлады. Гел эчә кияү, гел салып йөри. Атна башында бер-ике көн аек булса булыр, калганнарында тоташ эчә.

Иртәнгә юынып-кырынып эшкә чыгып китә тагын үзе. Эшеннән калганы юк, зарланмыйлар да. Тик гаиләсендә тынычлык юк бит. Ни минем кызга тынгылык юк, ни балаларга рәтле тормыш юк. Мин кайчакларда аларга барып яшим хәзер. Өйне бикләп китәм дә, берничә көн кызымда торып кайтам. Туганнар арасында сораучылар да бар инде, ничек киявең янында атналар буе яшәп ята аласың син, дип аптырыйлар. Яшисең инде, башыңа төшкәч!

Бар да мине кунак булып йөри дип кенә уйлый ул. Дөреслекне минем беркемгә дә сөйләгәнем юк. Кияүнең эчкәнен бер генә туганым да белми. Алар яшәгән районда безнең туганнар булмагач, кызымның тормышын берәү дә белми. Мин дә сөйләмим. Ни дип сөйлим? Кызымның тормышы уңмады әле, ире туктаусыз эчә дип елап утырыйммы? Кайсысы чын күңелдән борчылыр ул туганнарның?

Кеше әшәке, зарлансаң, шатланачаклар гына. Шуңа дип зарланмыйм. Кызым да зарланмый. Туганнар белән очрашканда елмаеп-көлешеп сөйләшәбез дә, хушлашабыз. Чын тормышны мин беләм дә, кодагый белә – бетте. Шушы эссе җәйге көндә бөтен бакчамны калдырып, тагын ике атна булып кайттым кызымда. Чөнки тегенең эчүенә чама юк. Кызыма эшләргә дә кирәк, икенче баласы кечерәк, ярдәмләшмичә булмый. Күңелендә булдымы, кияү үзенекен итмичә туктамый.

Эштән кайтып ашап-эчә дә, инде кич җитеп йокларга гына ятарга йөрибез, бу чыгып таю ягын карый башлый. “Кая киенәсең тагын?” – дим аптырап. Төн җитә бит инде, йокы вакыты керде. “Магнитта” скидкалар башланды анда. Теш пасталары, щеткалар очсызрак. Кибет ябылганчы, чыгып керим әле”, – дип ялганлый. Нинди паста, нинди щетка инде аңа?! Ничек чыгып шылырга белмәгәннән шулай дип ялганлый ул. “Берни дә кирәкми”, – дигәнгә дә карамый. Талаша-талаша барыбер чыгып сыза. Аннан төне буе үз ишләре белән берәр гаражда эчеп утыралар.

Ул өйдә булмагач, мин дә йоклый алмыйм, кызым нервыланып чыга. Нервысы тыныч булмагач, юктан да кызып китеп, балаларына да акырып сала. Хәзер ничә ел интегә бит инде ул шушы ире белән. Бәреп кенә үтергән булсам, әллә кайчан утырып чыккан булыр идем инде, дим кайчак ачудан. Белмим инде, үзгәрә торган кеше булмастыр кияү. Аның белән яхшыга өметләнергә дә юктыр.

Мин менә бер нәрсәне һич аңлый алмыйм: чиста, җылы өйдән чыгып китеп, пычрак гаражда кәкрәеп-бөкрәеп, сасы ирләр белән ничек таңга кадәр утырасы килә кешенең, ә? Яныңда курчак сыман хатының, аякларыңны рәхәтләнеп сузып ятарлык чиста караватың булганда, утсыз сасы гаражга төнгә каршы чыгып китәргә никадәр акылсыз булырга кирәк?

Сөйләшүне язарга уйласагыз, исемемне күрсәтмәгез, яме.

beznen_avil

Бәйле