“Без сине көтәбез”

Инзилә Юлъякшина шатлыгы белән уртаклаша

«Мин беренче тапкыр апа булам. Бу ниндидер өр-яңа һәм бик нәфис хис. Без сине көтәбез», – дип язган ул социаль челтәрдәге сәхифәсендә.

Баксаң, аның абыйсы белән җиңгәсе әти-әни булырга җыена икән.

Аңа язылучылар Радик белән корган матур гаиләсенең дә ишәюен тели.

ЧЫГАНАК: https://kiziltan.ru/articles/gail-uchagy/2026-04-29/bez-sine-k-t-bez-4669439

Бәйле