Татарстанда бала югалган

-- Лэйсирэ

Чаллыда алтынчы сыйныфта укучы кызны эзлиләр. «Челнинские известия» газетасы хәбәр итүенчә, 11 августта 19нчы комплекста яшәүче кыз кичке унберенче яртыда урамга чыккан җиреннән өенә әйләнеп кайтмаган.

Ул үзе белән рюкзак алган, ватык мобиль телефонын өендә калдырган.

Кызның әнисе полициягә мөрәҗәгать иткән. Хәзерге вакытта баланы эзлиләр.

Фото: pixabay.com

Бәйле