“Булачак иремне сигез яшемдә төшемдә күрдем”

-- Лэйсирэ

Җәйгә чыккач бездәй Казан әбиләренең ике рәхәте бар. Берсе бакчада казыну булса, икенчесе – тукталышларда оешкан кыргый базарларда сату итү. Бу сәүдә нокталарында әбиләр аралашып, дуслашып бетәләр.

Берничә көн очрашмаулары да бар, чөнки һәркем үз вакыты, үз көе белән йөри. Алданрак килүчеләргә уңышлырак урын эләгә инде. Соңрак килүчеләр арырак тезелә. Укроп, редис, яшел суган бәйләмнәрен алып, сирәк кенә мин дә чыккалыйм.

Беркөнне яныма кечкенә генә әби урнашты. Күренеп тора: беренче килүе түгел, моңарчы очрашканыбыз гына булмаган. Саимә әби (исемен үзгәрттем) бик сүзчән булып чыкты.

– Картыма ике тапкыр инсульт булды, монда чыгуымны яратмый, – диде ул. – Сатасы әйберләремне арзанга гына биреп, тиз кайтырга куша. Үзе бик эшчән, бик тырыш иде. Хәзер, эшли алмагач, мине тиргәп, талашып ята. Бирегә бераз аңардан ял итим, иркенрәк сулыш алыйм дип йөрүем. Картым бакчага йорт, мунча салды, шунда яшибез. Өч бүлмәле фатирыбыз да бар. Төрле чаклар булды инде. Безнең танышуыбыз бик маҗаралы булды. Мин аны сигез яшемдә төшемдә күрдем. Безнең авылда бик укымышлы әби бар иде. Шунда кич утырырга йөри идек. Берсендә куна да калдык. “Булачак ирегезне төшегездә күрәсегез киләме?” – диде әби. Берәү дә кызыксынмады, ә мин ризалаштым. Әби мине үзе янына яткырды. Яныма ике чиләк су куйды да, дога укыды. Төшемдә миңа каршы ак атка атланган, ап-ак күлмәк кигән кап-кара чәчле егет килгәнен күрдем. Килеп җитте дә, атыннан төшеп: “Әйдә, күрешик”, – диде. Күрештек. “Менә мин сине күрдем, син – минеке!” – диде дә, юк булды. Иртән кызларга сөйләгән идем, ышанмадылар, алдашасың диделәр.

Үскәч Казанга киттем. Эшкә урнашып, тулай торакта яши башладым. Беркөнне бүлмәдәшем янына солдат киеме кигән авылдашы килде. Шул мине күрүгә, күтәреп алды да: “Менә мин сине күрдем, син – минеке, өйләнешәбез!” – диде. Нәкъ төшемдә күргәнчә чибәр, озын буйлы, кара чәчле егет иде ул. Шулай яшәп киттек, ике кыз үстердек. Төрле чаклар булды, хатын-кызлар чибәр ирем артыннан ияреп өйгә кадәр киләләр иде. Күрше йортта яшәүче марҗа хатыны мине хәтта судка да бирде әле.

Алар ирем белән бергә эшлиләр иде. Икесе бергә эшкә китәләр, бергә кайталар. Эшенә барганда юл уңае булса да, кызыбызны бакчага алып бармый, марҗасы белән китә. Мин баланы күтәреп бакчага илтәм, аннан кире якка эшкә чабам. Бервакыт болар берәүнең туган көнен үткәрделәр. Салмыш кайткан ир миңа бозык хатыннарга гына әйтелә торган сүзне әйтеп кычкырды. Таба тотып тора идем, “шалт!” тегенең башына! Талаштык. Шуннан марҗаның ире янына киттем. Күршеләре белән ике пар булып салып утыралар. Хәлне сөйләп бирдем. “Хатыныңны тәрбияләмәгәнсең”, – дидем. Ире куып чыгарган моны. Шуннан ул, тормышымны бозды дип, мине судка бирде. Судья каршына утырдым да, сиңа сөйләгән кебек, менә шулай тыныч кына, түкми-чәчми барысын да сөйләп бирдем. Эш урынымнан бирелгән характеристиканы чыгарып салдым. Судья: “Мондый тырыш, гаилә җанлы хатынны хөкем итә алмыйм”, – диде дә, эшне туктатты. Әллә ниләр булып бетәрлек иде. Түзәргә туры килде инде. Шулай да үземне рәхәт яшәдем дип саныйм. Ирем акчаны күп тапты, кая куясың дип сорамады, сүгенмәде, кул күтәрмәде. Хәзер 81 яшь инде үзенә. Кайвакыт бик мыжгыса да, тигезлектә яшибез дип шөкер итәм.

Гөлфирә ХӨСНЕТДИНОВА. Казан.

tatyash.ru

Бәйле