«Әти әнине үтереп төрмәгә эләкте»: ятим үскән Фидан Мөхәммәтовның күргәннәре китап язарлык

-- Лэйсирэ

Балалар йортында тәрбияләнгән 30 яшьлек Фидан Мөхәммәтов Яр Чаллыдан Баулыга кадәр юлны ялгыз йөгереп узган. Шул рәвешле ул балалар йортында тәрбияләнеп чыгучыларның проблемаларына игътибарны җәлеп итәргә теләгән. Фидан 220 чакрымны ялгызы өч көндә уза, аны бер велосипедчы гына озата барган.

Ул Чаллыдагы элеккеге балалар йорты яныннан йөгереп китә һәм Баулы балалар йорты янында финиш ясый. Фиданга мондый авыр дистанцияне узарга нәрсә этәргеч биргән? Нәрсәгә өметләнгән ул? Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесе белеште.

“Әни кыйналудан үлде, әти төрмәгә эләкте”

Йөгерешкә кузгалыр алдыннан Фидан Мөхәммәтов әлеге акциядә катнашырга һәм ятимнәргә ярдәм итәргә өндәп видеоролик урнаштырды.

Анда Фидан түбәндәгечә аңлатма бирә: “Балалар йортыннан чыкканнан соң, күпчелек ятимнәр социаль проблемалар белән очраша һәм матди яктан авыр хәлдә кала. Кайберәүләр үзләрен ризык белән һәм гади генә гигиена чаралары белән дә тәэмин итә алмый.

Чаллыда миңа исемлек бирделәр – ятимнәрнең яртысы инвалидлар һәм ялгыз аналар. Безнең һәркайсыбыз әйберләр җыюда катнашып, ярдәм кулы суза ала”

Фиданның үз тормышы сүзләренә дәлил булып тора. Ул Башкортстан авылында туган. Аңа биш яшьләр тирәсе булганда гаиләгә бәхетсезлек килә.

“Бервакыт әти эшеннән исереп кайтты. Низаг чыкты һәм ул әнигә сукты. Әни өч көннән хастаханәдә вафат булды. Әти мине һәм энемне әби белән бабайга илтеп куйды, ә үзен кулга алдылар һәм төрмәгә утырттылар. Ул вакытта миңа биш яшь тулып киткән, ә энемә ике яшь иде. Мин ул чакта күп әйберне аңламадым, ләкин әти-әнине югалтуымны төшенгән идем”, — дип сөйләде Фидан үзенең балачагы турында.

Бабалары үлгәннән соң, ятимнәрне Чаллы шәһәрендәге туган апаларына илтәләр. Ул опекун була. Әтиләренең тоткынлыкта вафат булуы турында хәбәр килгәндә Фиданга 7, ә энесенә 4 яшь булган. Әтисенә иреккә чыгарга бер ел калган була.

Кайгылары моның белән генә бетми әле. Апаларының ире вафат була. Улын армиягә алалар. Ике бала белән ялгызы гына калгач, апалары “сына” – туктаусыз эчә башлый. Һәм балаларны ятимнәр йортына бирәләр. Ул вакытта Фиданга 10 яшьләр тирәсе, энесенә 7 яшь була.

“Балалар йортында баштарак авыр булды. Аннан күнектек, хәтта ошый да башлады. Ләкин мин үземне бик ялгыз хис итә идем, әти-әни җитми иде. Тәрбиячеләр, бу бушлыкны тутырырга теләп, бик нык тырыштылар”, — дип сөйли Фидан ул еллар турында.

Ятимнәр йортыннан чыккач Фидан Мөхәммәтов ветеринар училищега, ә соңыннан Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм академиясенә укырга керә.

Студент елларымда бик күпне кичердем, — дип исенә төшерә Фидан. – Дуслар хыянәтенә дучар булдым. Әйберләремне урладылар, алдадылар. Тагын бик күп начар хәлләр булды әле. Ялгызлык буа иде. Һәм йөрәгем кырысланды. Үземә авырлыклар, проблемалар китергән кешеләр янына барып йөрергә ияләндем. Эчә, тарта һәм сүгенә башладым.

Аллаһ барлыгын ачу үзен коткарып калган дип саный Фидан.

“Мин вузны кызыл дипломга тәмамладым. Мәктәп елларында дәресләрне калдыруны исәпкә алсаң, бу бик зур казаныш. Үз алдыма, укыган белгечлегемне яхшылап үзләштерергә дигән максат куйдым, фәнни конференцияләрдә катнаша башладым, призлы урыннар алдым. Бу җиңел булмады. Мин публика алдында югалып кала идем. Сүзне сүзгә ялгап та әйтә алмый идем. Ләкин мин моны җиңдем”, — ди спортчы.

Хәзер Фидан Мөхәммәтов абруйлы фитнес-клубларның берсендә эшли. Дуслары күп. Фидан сәяхәт итәргә ярата – күптән түгел Колумбиядә булып кайткан. Искиткеч гаиләсе бар, улы үсеп килә.

“Сеңлесе уйнаштан бала тапты, ә олы апасы хәзер шул баланы тәрбияли”

Фидан ятимнәр йортыннан чыгып тормышның кырыс чынбарлыгы алдында күзгә-күз калган кешеләр барын онытмый.

“Хәзер минем өч бүлмәле фатирым бар. Ә баш астында түбә булмаган һәм атналар буе ач торган вакытлар да булды. Детдом балаларының бу “университет” аша узуын теләмим”, -ди ул.

Аның сүзләренчә, күп кенә ятимнәр балалар йортыннан чыккач югалып кала һәм төпкә тәгәри башлыйлар.

“Сынауларны җиңә алмаган фаҗигале берничә тарихны беләм, — дип сөйли Фидан. – Бездә, Чаллыда апалы-сеңелле өч бертуган яши, өчесе дә ятимнәр йортыннан чыккан. Кечкенәсе йөреп бала тапты, баласын ташлады һәм йөрүен дәвам итә. Ә олы апасы шул баланы алды, хәзер үзенеке кебек тәрбияли. Ә икенче очрак тагын да куркынычрак: сугышканда энесе абыйсын суйды, хәзер колониядә утыра. Мондый тарихлар күпләргә “бу начар геннар” дигән сүзне әйтер өчен тагын бер җай. Ә минемчә, ятимнәргә кирәк вакытта берәү дә кул сузмаган.

Фидан Мөхәммәтов сүзләренчә, Татарстанда “Остаз” дигән проект эшли. Аның буенча, олы, тормыш тәҗрибәсе булган кешеләр детдом балалары өстеннән шефлык ала һәм аларга тормышка яраклашырга ярдәм итә.

Ә чынлыкта исә бу проект эшләми. Ятимнәрне тормышта алып барырдай кешеләр табылмый. Безнең Чаллыга ятимнәр өчен социаль кунакханә эшли. Йортсыз, эшсез, бер телем икмәксез калганнар өчен ул. Ягъни, детдомнан чыкканнарга яшәргә ярдәм итәбез. Хәзер анда өч кеше бар. Аларның берсе Әлмәт егете. Туганнары исән була торып, ул бер тиенсез, урамда калган. Аңа монда эш таптык. Ул төпләнеп калыр һәм башка социаль тупикта калмас дип өметләнәбез.

“Трассага чыктым. Һәм аякларым үзләреннән-үзләре йөгереп китте…”

Фидан Мөхәммәтов Баулыга кадәр йөгерүе белән ятимнәрнең проблемаларына игътибар җәлеп итәргә теләгән. “Бер ел элек йөгерү белән җитди шөгыльләнә башладым. Быел Казан марафонында катнаштым. Һәм шунда дустым, “Әйдә, Баулыга кадәр йөгер” дип котырта башлады. Ул шаяртып әйтте, ә мин бу идеяне җитди кабул иттем. Әзерләнә башладым”, — дип исенә төшерә йөгерешче.

Фиданны йөгергән вакытта дусты Александр озата барган. “Аның да тормышы, Аллаһ күрсәтмәсен инде. Ләкин ул үзен кулга алды. Һәм хәзер шушы принцип буенча велойөреш уздырырга тели”, — дип сөйли үзенең юлдашы турында.

Фидан сүзләренчә, йөгерү авыр булган. Беренче көнне спортчы 63 чакрымны йөгереп узган. Бу да аның өчен шәхси рекорд була. Трассада ялгыз йөгерүчене машина йөртүчеләр сигнал биреп сәламләгән, ә ЮХИДИ хезмәткәрләре булышкан. Зәйдә төн кунганнан соң, йөгереш дәвам иткән. Икенче көнне аңа 110 чакрым йөгерергә кирәк була. Әлеге дистанция алдыннан Фидан дулкынланган.

Иртән җиденче яртыда киттек, планлаштырылган дистанцияне бер тәүлек эчендә узарга кирәк иде. Үч иткәндәй ул көнне 30 градуслык эссе була. Су запасы без уйлаганнан алдарак бетте. Су алыр урын эзләргә туры килде. 40 чакрым артта калгач һәм алда Әлмәт шәһәре күренгәндә мин мораль яктан чак кына бирешмәдем. Ятарга һәм башка тормаска гына теләдем. Ләкин дустым мине тиз аңыма китерде. Сашага рәхмәт – вакытында ярдәм итте. Юлның яртысын узганны аңладым. Ничектер җиңел булып китте. Һәм алга таба йөгердем. Бөгелмәдә 22 сәгать 30 минутта булдык. Отель номерына кердек һәм шунда ук “аудык” та. Иртән безне хәтта кран белән дә торгыза алмаслар дип уйлаган идек. Ләкин юк – иртән трассага чыктым. Һәм аяклар үзләре үк йөгерә башлады.

Спортчы Баулыга шактый соң килеп җитә. Ләкин монда аны шәһәр администрациясе вәкилләре дә, Баулы ятимәр йорты җитәкчеләре һәм анда тәрбияләнүчеләр каршы алган. Бик җылы очрашу булды, бүләкләр тараттык. Алар монда “олау” белән килгәннәр – Фидан Мөхәммәтовның дуслары текстиль эшләнмәләр, азык-төлек, баллы ризыклар алып клгән.

“Соңгы өч көндә үзем белән нәрсәләр булганын әле тулысынча аңламадым. Ләкин минем тырышлыклар юкка булмагандыр дип бик өметләнәм. Һәм мин башта ук күтәреп чыккан тема, барыбер җәмәгатьчелекнең игътибарын җәлеп итте», — ди Фидан.

Автор: Эльвира МӨХӘМӘТДИНОВА, sntat.ru
Фото: Фидан Мөхәммәтов архивыннан

intertat.tatar

Бәйле