Фаҗига 14 август кичке сигез тирәсендә Чаллы шәһәрендә була. «Челнинские известия» газетасы хәбәр итүенчә, 18 нче комплекста әнисе күзе алдында хатын-кыз һәлак булган.
41 яшьлек хатын 8 кат тәрәзәсеннән төшеп киткән. Әнисе сүзләре буенча, кызы инде күптән депрессиядә булган.
Хатын-кызның табиблар килеп җиткәнче гомере өзелә.