Татарстан юлында фаҗигадә дүрт кеше һәлак була [фото]

-- Лэйсирэ

16 август Саба — Лесхоз юлының 4нче километрында юл һәлакәтендә дүрт кешенең гомере өзелә. Беренче фаразлар буенча, «Ларгус» автомобиле йөтүчесе каршы як полосага чыгып, «Шевроле Эпика» машинасы белән бәрелешә. Бу хакта «Казанский репортер» газетасы яза.

Нәтиҗәдә, «Ларгус» йөртүчесе һәм аның ике пассажиры, шулай ук «Шевроле Эпика» йөртүчесе — барлыгы дүрт кеше фаҗига урынында һәлак була.

Авариянең тулы сәбәпләре ачыклана.

Фото: соцсети

Бәйле