«Кичен улыбызны йә кайтарып «ыргыталар», йә чак-чак кына басып үз аягында кайта»

-- Лэйсирэ

Көз җитте. Агачлар үзләренең яшел япмаларын җир йөзендә төсләрнең ниндие бар – шуларга алмаштырды. Чыннан да, көз үзенә бер матурлык белән яши. Соклана, күрә белгән кешеләр өчен елның бөтен фасылы да матур аның.

Кайбер буш көннәремдә үзебезнең район үзәгенең матурлыгына сокланып, йөреп кайтырга күнегеп киттем. Кешеләр йортларын да матур итеп эшли белә, матур итеп яши дә белә. Менә шулай һава сулап ял итеп йөргән вакытымда мин бездән ике класс тирәсе алдан укыган дустым Дамирны очраттым. Бер район үзәгендә яшәсәк тә, күп еллар очрашканыбыз юк иде. Картайган, чәчләре коелып, калганына да ак бәс кергән иде аның. Минем белән сөйләшкәндә Дамир нәрсәнедер яшерә иде кебек. Сүз җебе берзаман балаларга да күчте. Мин үземнең улларым турында кыскача гына сөйләдем дә, чират синдә, дигәндәй, дустыма текәлдем. Аның йөзе караңгы иде. Ул күзләрен миннән яшереп әйтеп куйды: «Әйе, малайлар – малайлар инде алар. Кемгәдер шатлык китерәләр, ә кемгәдер кайгы», – диеп куйды. Миңа бер текәлеп карап алгач, эчендәгесен бушатасы килептер инде, сөйли башлады: «Минем ике улым ике яшь аермасы белән туды. Үзем машинада эшләдем, күп вакытларым юлда узды. Малайларны тәрбияләргә вакытым аз кала, көне-төне юлда йөргәнгә, өйгә кайткач ял итәсе генә килеп тора иде. Ә малайларга әти тәрбиясе бик кирәк шул. Кирәк икәнен белсәм дә вакытым җитеп бетмәде. Ә улларым тиз үсте. Мәктәптә уртача гына укыдылар, белем ягыннан артык аерылып тормадылар. Малайлар бит алар яхшылыкка тиз өйрәнмәсәләр дә, начарлыкны тиз оталар. Мәктәпне тәмамлагач, олысы башкалага шофёрлар курсына укырга китте. Без хатыным белән балалар укыткан кешеләрмени – акчаны күп биреп җибәрә идек. Ач йөрмәсен, дисең, бала бит. Акча белән ул кадәр узындырасы да булмагандыр. Ахырдан хатынымның әйтүе буенча, кайбер атналарда ялга кайтканда аракы исе сизелә торган булган олы улымнан. Ә миңа әйтәсе килмәгән хатынның, борчыйсы килми, янәсе. Ярар, шофёр таныклыгы алып кайтып, бераз ял итте дә армия сафларына алынды. Киткәнче озату кичәсе уздырып алдык. Яшьләр күп җыйналды. Менә шул кичәдә беренче тапкыр сиздем мин олы улымның аракы эчәргә хирыслыгын. Салмыш вакытта әйттең ни дә, юк ни аларга, ә иртәгесен хатын: «Тавыш куптарма инде, армиягә китә бит», – диеп туктатып калды. Ярар инде, мин әйтәм, кирза итек кигәч, аракы турында уйламас, бер ел эчендә эчүе онытылыр. Шулай итеп, олысы армия сафларына китеп барды. Вакытым аз булса да үсеп килүче бәләкәй улыма аракы турында «моральне» күп укый идем. Нәселдән күчә, дияр идең, эчү дигән нәрсә безнең нәсел-ыругта юк. Үзем дә бик арган вакытларымда яки кунакта гына бер-ике рюмка тоткалап куям инде. Артыгын бервакытта да кулланганым булмады. Аннан соң руль артында булгач, рейска чыгасы булса, узган көнне грамм да авызга алмыйм.

Олы улыбызны хатыным белән сагынып та, ут йотып та каршы алдык. Ә аңа әти-әнисе әллә бар, әллә юк шунда. Кайтышлый ук йөргән кызына сугылып, ике кич кунып кайтты. Менә син аны түземсезлек белән көт әле! Аннан хәйран кызмача кайтып «куандырды» ул безне. Икенче көнне мин машина белән рейска чыгып киттем. Өч көннән соң гына кайтылды. Кичен олы улымны төнгә кадәр көтеп утырдым, ләкин аны иптәшләре күтәреп кайтарып «ыргыттылар». Үзең аракы эчмичә, улың шундый юлда йөргәч, бик нык ачу килә ул. Икенче көнне иртән-иртүк уятып, бик нык ачулана башлагач, тагын хатын килеп кысылды, янәсе армиядән кайткан, ял итә. Ә без үзебез кайчандыр ике ел, ә безгә кадәр өч ел да хезмәт иттеләр. Шулар арасында армиядән кайтуны юучыларны мин хәтерләмим. Хатыным өйдә булмаганда олы улыма «аеклык» дәресләрен күп укырга туры килде. Ләкин ул минем сүзләрне «колак артыннан» гына уздырып җибәрә иде. «Эшкә кер, машина йөртергә», – дигәч тә эш юклыгын сылтау итте. Кайбер дусларына печән алып кайтышып, кайберләренә төзелештә булышып, тамак төбен аракы белән чылатып кайту көндәлеккә әйләнә башлагач, аракы мәсьәләсен «кабыргасы» белән куйдым. Ләкин анда да ул минем сүзләремә каршы: «Чыгармын да китәрмен әле», – дия иде. Әле ул вакытларда да олы улымны аракы эчүдән туктатып булыр иде, әгәр дә хатыным белән бердәм булып гел бергә басым ясап үгетләсәк. Юк шул, хатын малайны яклый иде. Ә кайбер көннәрне улымның салмыш кайтуын мин күрмичә калып, икенче көнне хатынымнан сорасам: «Юк, эчмәгән иде» яки «Аның кайтып, өйгә кереп ятканын күрмичә дә, сизмичә дә калганмын», – диеп ялганлый иде. Ничек инде ул бер өйдә яшәп, өеңә кеше керүен сизмәскә? Ахырдан шофёр эше табып, эшкә урнаштыру бәхетенә ирештем. Хәйран вакытлар аракы эчмичә, кызыксынып эшләп йөрде әле. Аннан тагын кичләрен вак-төяк эчүләр була башлады. Эштән салмыйча кайтса да, кич, кызлар янына чыгам, диеп, иптәшләре белән «төшереп» кайта иде. Тагын күпме мәртәбәләр әйтеп карадым. Минем яхшылыкка әйтүем талашу – әйтешүләр белән тәмамлана иде. Кайбер көннәрне улымның руль артында да баш төзәткәнен сизә башладым. Инде үзенең улыбызны яклап дөрес эшләмәвен аңлый башлаган хатыным белән киңәшләшеп, машинада йөрүен туктатырга карар кылдык. Аз гына эчсәң дә бик хәтәр бит юлда йөрүләре. Йә берәрсен таптар, диеп курыктык. Өйдә торганда берничә көн беркая да чыкмыйча, матур гына йөрде улыбыз. Япь-яшь егетнең өйдә эшсез ятуы да күңелле нәрсә түгел бит. Тагын эш эзләп, бер төзүчеләр бригадасы белән сөйләшеп, шунда таш-кирпеч салучыларга булышчы итеп урнаштырдым. Атна-ун көн әйбәт кенә эшләп йөрде әле ул вакытта да. Чама белән ун көннән соң тагын исереп кайтты. Аягында чак басып тора, телен әйләндереп сөйләшә дә алмый иде. Урынына илтеп яткыргач, гырлый-гырлый йокыга китте, ә без хатыным белән тагын кара кайгыда: нинди чара күреп, нишләтеп була бу баланы? Ничек туктатырга бу эчү дигән чирдән? Менә безне нәрсә борчый иде.

Икенче көнне улыбыз эшенә бара алмады, аңа «махмыр» дигән чир төшкән иде. Улымның әйтүе буенча, кичә алар акча алганнар, үзенең беренче акча алуын «юдырган» икән. «Ә калган акчаң кайда соң?» – дигән сорауга нәрсә диеп тә җавап кайтара алмады. Калган акчасын кая куйганын ул хәтерләмәде. Тагын берәр көн урын өстендә аунап ятканнан соң, эшкә китте. Иптәшләре узган көнне эштә булмагач, шелтә белдергәннәр, бүтән алай кабатланмасын, дигәннәр. Ә безнекенә нәрсә, алар белән берничә көн эшләде дә, эше авыр аның, диеп, кул селтәде. Әнисе белән минем әйтүләрне дә тыңламады. Тагын берничә урында эш белешеп, эшкә урнаштырып карадым әле мин аны. Ләкин ул боларында да озак тоткарланмады. Аннан соң кайсы җитәкче эшләтсен аракы яраткан кешене? Уйлап карасаң, үзебез үк яратмыйбыз бит эчкән кеше белән сөйләшеп торуны.

Әйтә торгач, башкалага аракы чиреннән дәвалый торган больницага барырга ризалык бирде. Хәйран гына акчалар түләп, дәваланып кайтты. Аннан кайтканда күңеле күтәренке иде. Тагын шофёр булып эшли башлады. Шулай өч айлап эшләгәч, өйләнергә теләге барлыгын белдерде. Килен буласы кешебез улыбызның армиягә кадәр озаткалап йөргән мәхәббәте булып чыкты. Ул кыз бер мәртәбә кияүдә булып, бер кызы тугач, ире белән килешә алмыйча аерылып кайткан икән. Без бер балалы гына түгел, ике балалы хатын-кыз булса да риза идек, улыбыз гына аракы зәхмәтен онытсын, алар гына тыныч, матур яшәсеннәр иде.

Дәваланганнан соң ярты еллап узгач, яңадан «ычкынды» улыбыз. Иптәш егетенең туган көн мәҗлесенә хатыны белән барганнар иде, кайтканда киленебез өстерәп диярлек чак-чак алып кайтты үзен. Шуннан соң тагын башланды улыбызның аракы «коеларына» төшүе. Киленебезгә әйтеп тә карадык инде: «Нишләп бардыгыз соң андый аракы эчә торган мәҗлескә?» – диеп. Үзебез аңлыйбыз инде, улыбыз аракы эчмәсен диеп, гомер буе кунакка да йөрмичә торып булмый бит инде.

Ул көннән-көн күбрәк эчә башлады. Иртә белән кайбер көннәрне без уянганчы ук эзләнеп чыгып киткән була. Ә кичен улыбызны йә кайтарып «ыргыталар», йә чак-чак кына басып үз аягында кайта. Безнең әйткәнне тыңламый да башлады. Киленебез начар кеше түгел иде, түзде-түзде дә бөтенләйгә диеп китеп барды. Малаебыздан авырлы булган. Хәзер башкалада яшәп-эшләп ята, беренче ирдән – кыз, безнекеннән ул тәрбияли. Ә безнең улыбызга килгәндә, тагын ике мәртәбә алып барып карадым дәваланырга. Беренчесендә кайткач, берәр ай тирәсе йөрде әле аракы эчмичә. Ә соңгысында кайткан көнне үк кич белән, иптәшләрне күрәсе бар, диеп чыгып китте дә, төнлә белән урамда аунап яткан җиреннән табып алып кайттык. Менә шул гомерләрдән бирле улыбызның айный алганы юк. Кайлардан акча таба, кемнәр эчерә үзен? Бәләкәй улыбыз олысының капма-каршысы. Анысы тәртипле тормыш белән яши, өйләнгән, ике кызы бар. Шәһәрдә яшиләр. Кайткан вакытларында ул да абыйсына әйтеп-аңлатып карый инде: «Эчүеңне ташла», – ди. Юк, колагына да элми тегесе. Менә нинди малайлар үстердем мин. Олысының аракы эчүенә кайгырып, хатыным да чирләде, үзем дә нишләргә белмим. Икебезнең дә нервлар таушалды. Хәзерге вакытта тормышның матурлыгын да күрә алмыйбыз», – диеп тәмамлады ул үзенең ирләр йөрәгеннән сыкрау булып чыккан бәянын. Ә мин аны ничек итеп юатырга да, нәрсә диеп киңәш бирергә дә белмәдем. Тормыш авырлыгыннан иртә картайган Дамир белән куллар биреп аерылышканда кайчандыр горур, үз яшьтиләре арасында «командир» булып йөргән бу дустымны жәлләдем. Кем белгән, кем уйлаган кайсыбызга кайсы яктан тормыш сынаулары китереп сугасын? Яшьтән малайларга «әти кулы» җитмәүме, әллә йомшак тәрбия бирүме Дамирның олы улын аракы сукмагына бастырган. Ата-ана өчен моннан да зур кайгының булуы мөмкин түгелдер ул. Дамирның улы да кайчан да бер олы яшькә җитәр, аракы чиреннән котыла алса – аңлар әти-әнисенә күпме кайгы китергәнен. Уйлап караганда, ул яшь кешегә сөекле хатыны һәм балалары белән тормышның матурлыгын күреп, аңлап, чөкердәшеп кенә яшәп ятасы бит. Бу уйларымнан соң минем бөтен галәмгә: «Улларым һәм кызларым! Әти-әниләргә кайгы-хәсрәт китермичә генә яшәсәк иде, саклыйк аларны, алайса соң булырга мөмкин бит», – диеп аваз саласым килә иде.

Муса АБДУЛЛИН,

Саба районы, Байлар Сабасы, Безнең гәҗит

Фото: pixabay.com

Бәйле