Мәктәпне медальгә бетергән кыз печән рулоны астында үлә

-- Лэйсирэ

Печән рулоны астында калган 16 яшьлек кызның эчке органнары өзелгән. 29 июльдә туганнарына печән җыешырга кырга барган 16 яшьлек кыз бала үлгән. Башкортстандагы Бүздәк районында булган коточкыч фаҗига турында «Башинформ» хәбәр итте.

Башлангыч версия буенча, кыз печән өстеннән машина бортына егылып төшкән, шулай итеп травма алган. Яшүсмерне Республика балалар клиник хастаханәсенә илткәннәр. Табиблар ярдәм итүгә карамастан, кыз 16 көннән үлгән.

«Әлеге факт буенча тикшерү бара. Хәзерге вакытта фаҗига ничек килеп чыкканын тикшерүчеләр ачыклый», — дип әйткәннәр «Башинформ»га Башкортстан буенча Тикшерү комитетында.

«14 августта Бүздәк районында әле быел гына мәктәпне тәмамлаган кыз печән түге астында калып, һәлак булган. Эш барышында печән рулоны кыз өстенә төшкән. Кызны арбага китереп кыскан. Шулай итеп мәрхүмә баланың эчке органнары өзелгән. Имгәнгән кыз хастаханәдә җан биргән», дип bash.news агентлыгы хәбәр итә.

Бу язмада кызның мәктәпне алтын медальгә бетергәне дә әйтелгән.

Фото: bash.news, социаль челтәрләр
intertat.tatar

Бәйле