Әлки районында гарасат йорт-каралтыларны актарып ата [фото]

-- Лэйсирэ

16 август Татарстанның Әлки районы Әхмәт авылы өстеннән узган гарасат йорт-каралтыларны актарып аткан. Бу хакта район газетасы яза. Кичке сәгать алтылар тирәсендә Әхмәт авылында көчле давыл була. Ул бик күп хуҗалыкларга зыян сала.

Кичен авыл өстендә болытлар куера. Күк күкри, яшен яшьни, ишеп яңгыр ява башлый. Көчле җил куба. “Бу гарасат үзе озакка да бармады. Әмма шул кыска гына вакыт эчендә байтак “эш” майтарып ташлады. Авылда нинди дә булса зыян күрми калган хуҗалык сирәктер”, – дип уфтана әхмәтлеләр.

Давыл күп җирдә коймаларны аударган, теплицаларны ватып ташлаган, телевизор антенналарын сындырган, түбә калайларын кубарып аткан. Очып барган калай-такталар бәрелептер, күрәсең, мәчетнең һәм берничә өйнең тәрәзәләре ватылган. Балалар бакчасының коймасы ауган, контора бинасы бөтенләй түбәсез калган.

Рәйсә Камалиева һәм Ленар Хәйруллин хуҗалыклары аеруча зур зыян күргән. Рәйсә әле берничә атна элек кенә өенең түбәсен яңартып, калай белән яптырган булган. Көчле җил ул калайларны кубарып кына калмаган, күбесен бөтереп-бөгәрләп ташлаган. Алай гына да түгел, өй кыегының кирпечләре дә ватылып, ишелеп беткән.

Ленар һәм Лилия Хәйруллиннар бу җәйдә зур яңа терлек абзары өлгерткән булган. Абзар түбәсенең калайлары кубарылып, күрше урамдагы Фәрит Шәйхетдиновлар капка төбенә килеп төшкән. Абзарның таштан корылган дивары да чатнаган. Фәрит Шәйхетдиновлар янындагы газ торбалары да кыйшаеп янтайган.

Авыл халкы хәзер: “Әле ярый алтынчы яртыда көтү кереп, терлекләр кайтып өлгергән иде. Халык көтү каршыларга чыккан мәлдә мондый мәхшәр булса, нәтиҗәләре яманрак та булырга мөмкин иде. Бәхеткә, кешеләр зыян күрмәде”, – дип сөенә.

«Әлки хәбәрләре»

Бәйле