Винарис Ильегетне бер артист урамга куып чыгара

-- Лэйсирэ

Аны башка бер генә артист белән дә бутап булмый. Тавышы да, үз-үзен тотышы, төс-кыяфәте дә үзгә. Ул эстрадада күренә башлагач, Вадим Захаров та сөенеп куйды, чөнки сәхнәдә аннан да олы гәүдәле җырчы пәйда булды (бу хакта концертларында сөйли Вадим). Пермь егете Винарис Ильегетне Казанга нинди җилләр ташлаган? Нигә әлегә кадәр буйдаклар исемлеген тулыландырып тора? Үз авырлыгыннан ояламы?

– Казанга күченеп килүегез ничек булды?

– Казанда яшәү – күптәнге хыялым иде. Бирегә 2001 елда күчендем. Ул вакытта юньләп беркемне дә белмим… Дөресен әйткәндә, мин Казанга бер артист чакыруы буенча килдем. Исемен әйтмим. Ярты ай анда яшәгәч, акчам бетте һәм ул мине урамга куып чыгарды. Ике атна подъездның тугызынчы катында яшәргә туры килде. Ярый әле урамда яз иде. Бәхетемә, бер банкетта чыгыш ясаганда мине бер өлкән җырчы күреп алды. Аңа кадәр аның белән Пермьдә очрашканыбыз бар иде. Яшәү урыным булмауны белү белән үзенә чакырды. Аякка басып киткәнче, ике елга якын өендә яшәтте… Сәхнәдә үзеңне ничек тотарга, кеше белән ничек аралашырга – барысына да ул өйрәтте, миннән дипломат ясады. Тормышым турында китап язарга туры килсә, бер бүлеген аңа багышлар идем.

Акчарлактан

Бәйле