Чаллы юлындагы фаҗигадә бала белән әтисе тәрәзәдән очып чыгып үлә

-- Лэйсирэ

Ике кеше үлеме белән тәмамланган юл һәлакәте Чаллы трассасында була, дип хәбәр итә «Вести КАМАЗа». Фаҗигадә 39 яшьлек «ВАЗ-2114» автмобиле йөртүчесе һәм аның 6 яшьлек улы һәлак була.

Беренче фаразлар буенча, ир-ат машина белән идарәне югалтып, әйләнеп каплана. Үзе урында ук җан бирә, күп тән җәрәхәтләре алган кечкенә малайны ашыгыч ярдәм машинасы белән хастаханәгә озаталар. Ләкин табиблар аның гомерен саклап кала алмый.

БСМПга шулай ук баланың 30 яшьлек әнисе дә китерелә. Хатын-кызның баш мие селкенгән, башка җәрәхәтләре дә бихисап.

ЮХИДИ идарәсе билгеләп үтүенчә, машинада булган ир белән хатын каеш белән эләктерелмәгән, бала исә махсус утыргычта утырмаган була. Фаҗига вакытында алар барысы да машина тәрәзәсеннән очып чыга.

Бәйле