«Үлгәнче судлашачакбыз!» [Актанышта ике күрше гаугасы]

-- Лэйсирэ

Иң курыккан һәм теләр-теләмәс кенә алынган бер темам бар. Ике күршенең ызан бүлешүе ул. Ничек кенә тарафсыз язма, барыбер берсе үпкәләячәк, икенчесе ләгънәт укыячак. «Нигә мине якламадың?»нан башлана да, «Тегенең сүзләрен күбрәк биргәнсең, гәҗитегезгә бүтән язылмыйм!» – дип тәмамлана гадәттә мондый язма язуларның ахыры. Инде берничә тапкыр шушылай авыз пешкәч, ике күршенең җир бүлешүенә башка мәңге катнашмам, дигән идем, булмады. Тәүбәмне боздырдылар, кем әйтмешли.

КАЗ АСРАУДАН – КОЙМА ТОТУГА

Актаныш районының Яңа Кормаш авылында яшәүче Дәбирә апа Рәхимова ел ярым шалтырата инде безгә. «Күршем җиремә кереп койма тотты, мәхкәмәләр узды – дөреслекне таба алмадым, сез кайтып эзләшегез әле», – дип сорый. «Соң, Дәбирә апа, – дим, –мәхкәмә карары ул мин кайтып ихатагызда йөреп килгәннән генә үзгәрми бит, мәхкәмә карарын югарырак торган мәхкәмә генә үзгәртә ала». «Булсын, кайтыгыз, бу күрше белән талашып яшәр чама калмады монда!» – дип, үз сүзендә каты торды.

Алай да Актанышка кадәр үк кайтырга туры килмәде, чөнки узган атнада, чыр талашып яшәгән күршесен ияртеп, Дәбирә апа үзе Казанга килде. Минем янга түгел, әлбәттә – Югары мәхкәмәгә. Ярар, суд утырышын булса да тыңлап кайтыйм, бәлки, ике күршене дуслаштырып булыр, дип, шунда киттем.

…Югары мәхкәмәнең коридорында бер-берсен күрмәмешкә салышып, икәү утыра. Шуның берсе 78 яшьлек Дәбирә апа булса, икенчесе – күршесе, 82 яшьлек Ильяс абый Фәрдиев. Бу яшендә кеше суд юлында йөрисе урынга өендә җимешле чәй генә эчеп утырса, ничек күңелле буласы югыйсә? Картаймыш көннәрендә ни мәҗбүр иткән икәүне болай Актаныштан Казанга кадәр үк килергә, шуны белешергә теләп, башта Дәбирә апа янына килеп утырдым.

– Син Ильяс белән сөйләшмә, минем белән генә сөйләш. Бер сүзе дә чын түгел, бөтен белгәне – ялган. Теләсә нәрсә эшли, бер көнне ыштанын салып күрсәтте, оятсыз! Урамга чыгарлык түгел монда хәзер, – дип башлады ул сүзен.

Шулай эчендә кайнаган парын әзрәк чыгарып алды да төп вакыйгаларга күчте. Чаллыда яшәгән җиреннән Яңа Кормаштагы бабасы нигезенә 2000нче еллар тирәсендә кайтып төпләнә Дәбирә апа. Ире белән бергәләп өй сала башлыйлар. Беренче булып кайсысы нәрсә эшләгәндер, кайтып әзрәк торгач та, күршеләрендә яшәүче Фәрдиевләр белән тыныша алмый башлаганнар.

– Картлык көнемдә шушылай судлашып йөреребез дип уйламаган идем. Мин бит аңа берни дә эшләмәдем, бер әйбер дә әйтмәдем, – ди Дәбирә апа өч-дүрт метр гына читтә, берни ишетмәмешкә салышып, башын читкә борып утырган Ильяс абыйга төртеп. – Гомер буе кеше белән талашып яшәмәдем, бер сүз дә әйткәнем булмады минем аңа. Күп сөйләшмим, минем бер гаебем дә юк. Бер-ике тапкыр түземлегем калмагач, кычкырдым «канишны», ну мин кычкырышырга да яратмыйм!

– Ярар, Дәбирә апа, сез нәрсә булганын гына сөйләгез, хәзер суд башлана, җитешмибез.

– Ә, ярар. Бу вак-төяктән башланып китте. Беренче елларны ук нәкъ безнең өйгә терәтеп, каз асрый башладылар. Кунакка сеңлем килә дә: «Исе бигрәк сасы бит моның, нишләп болай эшлиләр икән болар?» – ди. Соңыннан үлгән тавыкларын минем ишек алдына ташлап: «Тавыкны үтергәнсең», – ди башлады. Безнең ихата белән аларныкы арасында иске койма бар иде. Шуны сүтеп алган да беркөнне, мин өйдә юк вакытта яңа койма тоткан.

Бу койманың ни рәвешле тотылуын Дәбирә апа сүзләренә таянып, үзем аңлатып китим. Фәрдиевләрнең бакча башларындагы җирләре киң, ә өйләре янындагы җирләре – таррак, ди. Яңа койма тотуны күршесе бакча артыннан башлаган. Бакча арты киңлеген өлге итеп алган да, бер миллиметрга да читкә чыкмыйча, шулай өе янына кадәр үк тотып килгән. Аңлашыладыр инде койма туп-туры тотылгач, өе янындагы таррак җирләре дә «киңәеп киткән». Ул алгы җирне Ильяс абый болай итеп киңәйткән – Дәбирә апаларның яңа салган өйләренә «сылап куйган» теге койманы. Койма белән өй арасына песи дә сыярлык түгел, ди.

– Хәзер шушының аркасында җәфаланабыз. Өйнең өч ягын тышладык, дүртенчесен – койма янәшәсендәгесен тышлап булмый, чөнки теге ике аралыкка сыймыйбыз. Ул ике аралыктагы карны да көри алмыйм. Явым-төшемдә ике арага җыелган сулар агып китсен дип, алюминий торба шикелле нәрсә куйдырган идем, шуны тегеләй-болай китереп бөгә торгач, гарипләндереп бетерде дә, теге торба буенча урамга агып китәргә тиешле су урамга китми, ике аралыкка агып тик ята. Ел әйләнәсе юешлектән, дымлылыктан стенама кыргаяклар оялады! Өч җирдә оялары бар хәзер. Бетереп булмый.

Әйтеп-әйтеп караса да, күршесе коймасын сүтмәгән. Әйбәтләп аңлата алмагач, Дәбирә апа күршесен судка биргән дә инде.

Бу эшне тикшерә башлагач, Актаныш районы суды экспертиза билгели. Чаллыдан 26 мең сум акчалар түләп, зур өметләр баглап, җир чикләренең кайда икәнен билгеләүчеләрне кайтарта Дәбирә апа. Белгечләр җирне алгы өлешеннән түгел, бакча башыннан үлчи башлыйлар. Бакча башы киңрәк. Шуңа таяныптыр иде, чикләр бозылмаган, койма дөрес тотылган дип нәтиҗә чыгарып куйганнар.

– Аннан соң булган судларда казыйлар шушы экспертизага таянды, гел миңа каршы карар чыгарып бардылар – ди әңгәмәдәшем кулындагы суд карарлары белән селтәнеп. – Бер юлы хәтта: «Сантиметрлап җир өләшеп утырмыйбыз инде монда!» – дип тә әйттеләр әле. Юньләп карап та тормадылар безнең бу бәхәсне!

«ҮТЕРӘ ЯЗДЫ»

Карарларның берсе моннан – 5, икенчесе 3 ел элек чыккан. Ярар, аларда ниләр язылганын тәфсилләп аңлатып тормыйм, кемнең җир чикләре нинди координатлы, кемнең җире ничә сантиметр киңлектә икәнлеге сезгә дә әллә ни кызык булмас. Шунысы мөһим: «Дәбирә апа хаклы түгел, Фәрдиевлар – җирнең хуҗасы», – дип тапкан суд.

Карчыкның адвокаты Алмазия ханым Гәрәева дә килгән иде, ул тулырак аңлатып бирә алыр дип, аннан да сораштым.

– Монда без яңабаштан экспертизаны тиешле дәрәҗәдә үткәрә алырдай оешма эзләдек. Башкортстанның Яркәй шәһәреннән бер җир үлчәүче оешманы чакырткан идек, алары да бакча башыннан, киң җирне генә үлчәп кайтып киткән. Тагын экспертиза нәтиҗәсе безнең файдага булмады. Шуңа күрә мәхкәмәдә йә яңа экспертиза үткәрергә рөхсәт бирүләрен, яки моңа кадәр уздырылганнарының дөрес үткәрелгәнме-юкмы икәнлеген ачыклауларын сорадым. Бу үтенечне мәхкәмә канәгатьләндермәде, – дип сөйли адвокат.

Элек бу ике өй арасында койманың ничек торганын хәтерләүче өлкән яшьтәге авылдашлары да Дәбирә карчыкны яклау өчен судка килгән булган. Ләкин аларны тыңлап тормаганнар. Актаныш казыйларының вакыты тыгыздыр инде, авырткан аяклары белән авылдан районга кадәр төшкән карчыкларны тыңлап утырырга иренгәннәрдер.

– Әмма Дәбирә апаның хаклы булуын раслаучы документлар бар бездә. БТИдан алган техпаспорт бар, анда ике межа арасында кайчандыр аралык булганлыгы күренә. Ильяс Фәрдиев ул аралыкны бетереп, бу җирне үзенеке итеп куйган, дип саныйм, – ди әлеге уңайдан адвокат ханым.

Болай үзен яклардай фактлар барлыгы турында сүз киткәч, Дәбирә апа шатланып, чүттән генә утырган урыныннан сикереп тормады.

– Әйтәм бит! Әле җитмәсә, миңа өеңә ут төртәм дип куркыталар! Берсендә йөгереп килеп бугазыма ябышты. Үтерә дип торам. Икенчесендә өй белән коймасы арасында кар көрәп йөргәндә балта белән лом күтәреп чыккан! Буе гына җитми калды, үтерә иде! Оятсыз бит ул! – Дәбирә апа күршесе ишетми калмасын дигән сыман, соңгы сүзләрен кычкырыбрак әйтте – Адәм гыйбрәте бит ул!

«СУДКА ЙӨРТЕП КАНЫМНЫ ЭЧӘ»

Карчыкның очар коштай талпыныплар кычкыруын ишетмәмешкә тырышып утырган 81 яшьлек күршесе янына барып утырдым. Әле берсе, әле икенчесе янына чабып йөрүемне күреп, коридордагы башка кешеләр дә колакларын шомрайтты. Кемнәрдер ачыктан-ачык безнең ни сөйләшкәнне тыңлап утыра башлады. Һинд фильмы карыйлармыни! Карт белән карчыкның судлашып йөрүе алар өчен дә мәзәк (көлке түгел) иде бугай.

– Кызыкаем! Бу хатын килгәнче 25 ел менә дигән итеп яшәдем мин, әйеме… Күченеп кайтканына ничә ел булгандыр, түлке 12 ел канымны эчә инде бу минем. Башта яз көне бакча башыннан аккан су өчен мырлады. Аларның бакчалары түбәнрәк урнашканга минем гаебем юк бит инде, су таудан түбән ага инде ул! Шуннан соң тавыкларымны үтереп бетерде! Бер айда 7 тавыкны «җукка чыгарды» ул минем!

– Суйдымыни?

– Агу ашаткан! Гәүдәсе бар, әйеме, тавыкның, түлке ничек үлгәнен белмибез. Шуннан ире миңа теләсә-нәрсә сөйләргә тотынды. Сиңа җир җитми, ди, безнең җирләрне алырсың инде син, ди. «Кит моннан, – дидем. – Нәмә сөйлисең син, – минәйтәм. – Утыз сутый бакчам бар, апамнан калган кырык сутый җирем бар… – Ильяс Фәрдиев, кулындагы таягы белән идәнгә төрткәли-төрткәли, озак кына байлыклары турында сөйләп алды. – Шулай булгач, җир җитмимени миңа, – дидем!

– Бу талашларыгыз нәрсә аркасында чыкты соң сезнең?

– Келәт салып куйдылар! Чалыш итеп. Минем тавык лапасы бар иде, шуның тәрәзәсе капланды. Иренә кереп әйттем: «Тарттыр бу бураңны, минем тавыкларга кояш төшми, караңгы бит», – дидем. Тарттырмады. «Тавыгың кояш сагынса, лапасыңның түбәсенә тәрәзә яса», – ди. Минәйтәм, син нигә өй салганда түбәңә тәрәзә ясамадың соң?

Ильяс абый эчендәге бөтен зар-моңнарын бушатты. Бик рәнҗеткәннәр икән бабайны. Кирпеч, штакетник, бер тонна опилка кебек нәрсәләр урлауда да гаепләп, яла ягып маташканнар ди, чын булса…

– «Дажы», чүмеч урлагансың, диделәр миңа! Чүмечне кая куйдың, китер, дип талады мына бу хатын мине! – Ильяс абый каршы якта утырган күршесенә таба ымлады.

– Ильяс абый, Дәбирә апа әйтә, сез межаларыгыз арасындагы бушлыкны үзегезгә алып, койма тотып куйгансыз, ди. Әллә шулай иткән идегезме?

– Гомер буе минем җирләр иде ул. Миңа җир нәрсәгә кирәк! Аның үзенең миңа 30 квадрат метр җир бирәсе бар! Мин бу койманы мәңге күчермим. Менә аның ишек алдында бер иске келәте бар, шул келәтендә йөз еллык череп беткән утыны тора. Ул утыны – күсе оясы. Шул утыннарын юк итмичә торып, бернинди койма күчерү юк!

– Хәзер шулай ничәдер метр җир өчен сугышып-талашып яшәячәксезмени?

– Кызыкаем, бу хатын аркасында хәзер 11 тапкыр судка бардым, өемнән кешенең өзелеп торганы юк: «замглава» килде, прокуратурадан ике кеше килде, ул милицияләрне чутлап та тормыйм, 11 тапкыр җир үлчәүчеләрне чакыртты! Картлык көнемдә шулай судларга йөрермен дип уйламадым. 82 ел авылда яшәдем, кызыкаем, шушы хатын суд белән минем канны эчә. «Үлгәнче йөрим», – ди. Йөрсен. Мин дә үлгәнче йөрим! Түлке, мин үлсәм – хатын бар. Хатын үлсә, биш балам кала. Әгәр дә ул алдан ката икән, икенче көнне үк мин аннан койманы алып куячакмын!

Суд карары

Ике күршене дә сораштырганнан соң, озак та тормадык, өерелешеп мәхкәмә залына кереп киттек. Тик утырыш әллә ни озак бармады, Актаныш казыйлары чыгарган карарны үз көчендә генә калдырдылар. Казыйлар карар чыгарырга дип кереп киткән арада, Ильяс абый Дәбирә апага эндәште:

– Ал минем тавык келәте яныннан сараеңны, өеңне тышлатырга мөмкинлек бирермен.

Дәбирә апа картның сүзләрен ишетми дә, кызып-кызып миңа нәрсәдер сөйли.

– Дәбирә апа, ишетәсезме – күршегез сезгә сөйли бугай, дуслашып кына кайтып китегезче шушы суд залларыннан, ә? Келәтеңне бераз читкә алсаң, мин дә сиңа мөмкинлек бирермен, ди. Аласызмы келәтегезне?

– Алмы-ыйм! Нишләп алыйм мин аны! Аның җирендә түгел бит ул келәт! Минем җиремдә бит ул. Кая куясым килә – шунда куям! Минем келәтне…

Ярар, аңлашылды алай булгач…

Язманы йомгаклап нәрсә диим? Ике күршенең ызан бүлешүе турында язганда гел әйтә торган сүзләремне кабатлыйм. Берегезне дә якламыйбыз да, хурламыйбыз да. Җир мәсьәләләрен тикшерү өчен аерым белгечләр бар, алар исә үз нәтиҗәләрен ясарлар. Әмма бу очракта, минемчә, өлкән яшьтәге бу ике кешегә, сүз уңаеннан – икесе дә «Безнең гәҗит»не алдыралар, бары тик утырып бер сөйләшергә генә кирәк. Бераз юл бирергә. Бераз үпкәне онытырга. Иелгән башны кылыч чапмый дип үстерәсездер бит оныкларыгызны. Үзегез соң нишләп бераз бу мәкальгә колак салмыйсыз? Күрше хакын – Алла хакы, ди…

Айгөл ЗАКИРОВА, Безнең гәҗит

Бәйле