Интернетта куркыныч видеоны Чаллыда булган хәл дип тараталар

-- Лэйсирэ

22 август социаль челтәрләрдә бер төнге клубта булган сугышның куркыныч видеосы пәйда булды. Ни сәбәпледер «авторлары» аны Чаллыда шәхси эшмәкәр Эрик Гафаровның «Sky Lounge» клубында булган хәл дип тараталар, дип яза «Вести КАМАЗа».

Бизнесмен моны кире кага. Видеода сурәтләнгән сугыш 18 августта Тамбов шәһәренең «Private Place» төнге клубында булган дип фаразлана. Әлеге шәһәрнең хокук саклау органнары сугыш чыгу фактын раслаган. Ләкин видеоның чын булуын әле тикшерәсе бар диелә.

Бәйле