Марат Фәйрушин хатыныннан ни өчен аерылган?

-- Лэйсирэ

Җырчы Марат Фәйрушин 30 яшен тутырып, 2016 елның 15 апрелендә җырчы кыз Гөлназ Шакирова белән никах укытты. 3 июньдә гөрләтеп туй иткәннәр иде, хәтерлисездер. Шушы көннәрдә Маратның сәхнә артында ялгызы басып торганын күрдем. “Хатының кая?” – дип сораган идем, “Без Гөлназ белән аерылыштык”, – диде…

– Ничек аерылыштыгыз инде, әле өйләнешкәнегезгә ике ел да юк бит?

– Кызганычка каршы, шулай булып чыкты. Без Гөлназ белән бергә түгел хәзер. Аерылышсак та, дошман булып калмадык. Чөнки безне бәйләп торучы кызыбыз бар. Аңа 1,8 яшь.

– Кем, кайда яши хәзер?

– Аерым торабыз. Кызым әнисе янында Казанда. Мин җәй буе Түбән Камада әти-әнием янында булдым. Алга таба Казанга күченеп килергә исәплим.

– Аерылышырлык җитди сәбәп булдымы?

– Сәбәбе бар, ләкин мин аларны әйтә алмыйм.

– Гаиләле кешеләр буразнасына кереп китә алмадың мәллә?

– Юк, анысы авыр булмады. Без матур яшәдек, ачуланышып тордык дип әйтә алмыйм.

– Балаң белән күрешеп торасыңмы?

– Әйе.

– Тагын өйләнергә уйлыйсыңмы соң?

– Өйләнергә инде, гомер буе бер үзем генә яши алмыйм бит. Тик әлегә тормыш корырдай кыз очратмадым…

Автор: Юлия НАСЫЙБУЛЛИНА

ФОТО: https://vk.com/feed

intertat.tatar

Бәйле