Татарстанда бер сәүдә үзәгеннән ашыгыч рәвештә халыкны эвакуациялиләр [видео]

-- Лэйсирэ

Чаллының «Палитра» сәүдә үзәгеннән 83 кешене эвакуацияләгәннәр. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Кичә Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына Тынычлык проспектында урнашкан сәүдә комплексының беренче катындагы электр щитында кыска ялганыш хасил булуы турында хәбәр килгән.

Бинадан ашыгыч рәвештә персонал һәм сатып алучыларны эвакуацияләгәннәр. Урынга янгын сүндерүчеләр дә килгән.

Кизү торучы электрик кыска ялганышның ни сәбәпле килеп чыгуын ачыклаганнан соң, сәүдә үзәге эшен дәвам иткән.

tatar-inform

Бәйле