Марат Фәйрушин хатыныннан ни өчен аерылган?

-- Лэйсирэ

Җырчы Марат Фәйрушин 30 яшен тутырып, 2016 елның 15 апрелендә җырчы кыз Гөлназ Шакирова белән никах укытты. 3 июньдә гөрләтеп туй иткәннәр иде, хәтерлисездер. Шушы көннәрдә Маратның сәхнә артында ялгызы басып торганын күрдем. «Хатының кая?» — дип сораган идем, «Без Гөлназ белән аерылыштык», — диде…

— Ничек аерылыштыгыз инде, әле өйләнешкәнегезгә ике ел да юк бит?

— Кызганычка каршы, шулай булып чыкты. Без Гөлназ белән бергә түгел хәзер. Аерылышсак та, дошман булып калмадык. Чөнки безне бәйләп торучы кызыбыз бар. Аңа 1,8 яшь.

— Кем, кайда яши хәзер?

— Аерым торабыз. Кызым әнисе янында Казанда. Мин җәй буе Түбән Камада әти-әнием янында булдым. Алга таба Казанга күченеп килергә исәплим.

— Аерылышырлык җитди сәбәп булдымы?

— Сәбәбе бар, ләкин мин аларны әйтә алмыйм.

— Гаиләле кешеләр буразнасына кереп китә алмадың мәллә?

— Юк, анысы авыр булмады. Без матур яшәдек, ачуланышып тордык дип әйтә алмыйм.

— Балаң белән күрешеп торасыңмы?

— Әйе.

— Тагын өйләнергә уйлыйсыңмы соң?

— Өйләнергә инде, гомер буе бер үзем генә яши алмыйм бит. Тик әлегә тормыш корырдай кыз очратмадым…

Автор: Юлия НАСЫЙБУЛЛИНА

ФОТО: https://vk.com/feed

intertat.tatar

Бәйле