2 яшьлек малай сөннәтләгән вакытта комага китә

-- Лэйсирэ

20 августта, Корбан гаете алдыннан, Яңа Мәскәү районында ике яшьлек малайга хирургия операциясе ясарга уйлаганнар. Әти кеше өйгә таныш табиб-педиатрны чакырткан.

Анестезия ясап, операцияне башлауга, балага анафилактик шок булган. Ул сулыш алмый башлаган. Ашыгыч ярдәм табиблары комадагы баланы вертолет белән Мәскәү янындагы дәваханәгә китергән.

Бәхеткә, сабый аңына килгән, аның хәле стабильләшкән. Өй шартларында хирургия операциясе ясарга алынган табибны тикшерү бара. ТАСС хәбәр итүенчә, ул рәсми рәвештә беркайда да эшләмәгән.

Фото: Medprofsouz.ru

Кызыл таң

Бәйле