Казанда 16 яшьлек егетләр киноларда гына күрсәтелә торган куркыныч хәл майтара

-- Лэйсирэ

Казанда яшәүче Галия һәм Таһир Саликовлар моңа кадәр безнең ил полициясе, мәхкәмәләре, кыскасы безне якларга тиешле оешмаларның гадел эшләвенә ышанып яшәгән. Бу ал күзлекләрен тагын күпме киеп йөргән булырлар иде әле – билгесез, 16 яшьлек малайлары белән быел гыйнвар аенда куркыныч хәл килеп чыккан. Шуннан соң гадел хөкем һәм җинаять эшләрен гадел тикшерү дигәннәренә ышанычы беткән Саликовларның.

«БЕРЕНЧЕ МӘРТӘБӘ ҖИБӘРГӘН ИДЕК»

Таһир белән Галия икенче уллары Азатка зур өметләр баглаган. Малай – тырыш, акыллы, физиканы су урынына эчә, төрле ярышларда җиңә, интеллектуаль яктан сәләтле балалар белән бергә лагерьларда ял итә. Төнлә кайдадыр азып-тузып йөргән кеше түгел, әтисе Таһир да улының тәртибен гел тикшереп тора. Менә шушы малай белән киноларда гына күрсәтелә торган куркыныч хәл майтарылыр дип, беркемнең башына да килмәс иде.

Быел 7нче гыйнвар көнне 16 яшьлек Азат өйдәгеләрдән сорап, Раштуа бәйрәм итәргә чыгып китә. Фатир ялларга, шунда табын корып бераз иптәшләре белән утырырга ниятли ул. Гомерендә беренче мәртәбә шушылай дуслары белән ял итәргә китүе була егетнең. Әтисе малайны җибәрә, әмма бер шарт белән: кичке сәгать тугыздан да калмыйча өйдә булырга!

Кичке сәгать сигездә Азат шалтыратып, бераз тоткарланырга рөхсәт сорый. Әтисе рөхсәт бирми. Әйтелгән тугызда өйдә бул, дип кабатлый. Әңгәмә тәмамланып ун минут вакыт үтәме-юкмы, малайның әнисе – Галия ханым Саликованың тик торганнан эче поша башлый. «Тагын бер шалтырат әле, ничек микән ул анда?» – ди ул иренә. Шалтыраталар. Телефонны Азатның дусты ала һәм ата-ананың котын алырдай хәбәр җиткерә: «Безгә һөҗүм иттеләр, Азатның колагыннан кан ага».

Ялан-өс диярлек уллары янына чыгып чапкан ата-ана ун минут эчендә нәрсә майтарылуын башына да китереп карамый. Белгәч исә, озак вакытлар аңнарына килә алмый йөриләр.

Азатның ялланган фатирга чыгып китүен язган идек. Ул анда өч дусты: 17-18 яшьлек үсмер егетләр белән бергә булырга планлаштырган. Табыннарында алкоголь булган анысы, ләкин соңыннан тикшергәндә медиклар Азатның канында исерткеч матдәләр тапмый, ягъни, айнык булган егет.

Күңелле генә утырган чакларында боларның фатирына «кунакка» өч кыз һәм бер егет килә. Кызларның берсе – Карина исемлесе шушында булган Радмир исемле егет белән бер атна алдан гына Яңа ел каршылаган. Бу танышлыкларын сәбәп итеп килгән кыз. Янәсе, без дә сезнең белән утырыйк инде? Аны-моны шикләнмичә, ризалык бирәләр. Кызлар кереп утыра, матур гына сөйләшәләр, көлешәләр. Ләкин Каринаның бу бәйрәмгә килүенең чын сәбәбе – күңел ачу булмый. Эш болайрак. Карина әйтүенчә, Яңа ел төнендә Радмир кулларын озайткан һәм кызга бәйләнгән.

Намусына кара тап төшкәч, нишләп туры полициягә китмәгәндер бу бала, анысы аңлашылмый, ләкин «тоткалануы» турында сөйләми дә кала алмый: бу хакта ярты ел тирәсе очрашып йөргән егете – Владислав Сошинга әләкләшә. 17 яшендә генә булса да, Сошин – ике мәртәбә мәхкәмә аша үткән урам малае. Бер тапкыр урлашканы, икенче мәртәбә иптәшләре белән үтергәнче диярлек берәүне кыйнаганы өчен.

Кызының «мәсхәрәләнүен» белгәч, әтәчләнә, каны кыза Владиславның. Шунда ук иптәшләренә шалтырата, Радмирның сабагын укытырга кирәк, ди. Карина үзен «мыскыл итүченең» бер атнадан соң Раштуа бәйрәм итү өчен фатир ялларга җыенганлыгы турында хәбәрдар була. Бу мәгълүматны Владиславка ачып сала. Шуннан план коралар: башта фатирга ике дус кызын ияртеп Карина килә. Алар белән бергә «разведка»га бер егетне дә ияртергә карар кылалар. Анысы үз чиратында Владислав Сошинга телефоннан смслар юллап, фатирдагы «атмосфера» турында сөйләп барырга тиеш була. Әнә шулай бераз бәйрәм итәчәкләр дә, бу фатирга иптәшләре белән Сошин киләчәк, янәсе. Шпион егет ипләп кенә фатир ишегенең йозагын ачып, аларны эчкә уздырачак, соңыннан йодрык-тукмак уены булыр.

Кунакка килүчеләрнең планнары энәсеннән җебенә кадәр төгәллек белән тормышка ашырыла. Сәгать тугызынчылар киткәч, фатирга 5 яшүсмер бәреп керә. Йөзләрендә – маскалар, кулларында дубинка. Бу вакытта, әтисе тоткарланырга рөхсәт бирмәү сәбәпле өенә кайтып китәргә җыенган Азат ишек янындагы элгечтән пәлтәсен алырга үрелгән була. Бәреп керүчеләргә борылып карарга гына җитешә ул, кергән хуттан иң беренчесе – Гуляев фамилиялесе Азатның башына бита белән китереп суга. Нәрсә булганын да аңламаган килеш малай хушыннан яза һәм кафель түшәлгән идәнгә чалкан барып төшә.

Азат идәндә аунап калса, бу вакытта аның дуслары залда була. Һөҗүм итүчеләрнең икесе залга кереп, пистолет тартып чыгара һәм аның көпшәсен төбәп: «Утырыгыз!» – дип боера. Каринаны мәсхәрәләүдә гаепләнгән Радмирны исә, җилтерәтеп, аш бүлмәсенә алып чыгып китәләр.

Шуннан соң Сошин үзен вәхшиләрчә тота. Бер сүз дә аңлатып тормастан егетнең маңгаена күсәк белән суга. Маңгаен яргач, коридорда яткан металлопластик торба белән кыйный башлаган. Шуның кадәр каты кыйнаган – теге торба урталай сынган! Бераз кызуын баса төшкәч, Сошин коридорда ятучы Азатны абайлап ала. Аның колагыннан кан агуын, эпилепсия вакытындагы кебек башы калтырана башлавын күреп куркып кала һәм иптәшләре белән бергә бу фатирдан тизрәк чыгып китү җаен карый.

Җинаятьче яшүсмерләр чыгып китүгә, Азатның телефонына әнисе шалтырата, нәкъ менә шул минутта гына нәрсәдер аңыша башлый малайның дуслары. Әти-әнисе килгәнче егеткә ашыгыч ярдәм чакырталар, аш бүлмәсенең һәр почмагына чәчрәгән каннарны сөртештерә башлыйлар.

КЫЙНАЛСАҢ ДА, ЗЫЯН КҮРҮЧЕ ТҮГЕЛ СИН

Егетнең әти-әнисе Галия һәм Таһир Саликовлар Азатның башына сугу бер генә тапкыр әмма нык көчле булган дип сөйли:

– Чигәсеннән битенә кадәр тоташ бер сызык булып бита эзе төшеп калган иде. Баш сөяге сынган, колак пәрдәсе ертылган, колак пәрдәсенә үтү юлы шартлаган. Мондый зыянны кеше егылып күрә алмый, бу – каты предмет белән башка сукканнан гына була ала, диде табиблар. Егерме көн больницада ятып чыкты. Аңына берничә көннән соң гына килде, табиблар исән калачагына ышандырмады. Мондый имгәнүдән соң исән калу шансы – 3 процент кына, диделәр. Әмма улыбыз савыкты, шулай да башына килгән зыян үзенекен итә – ишетү, күрү сәләте көннән-көн начарая, авыртынулары хәзер дә бар, – дип сөйли Галия Саликова.

Ата-анага гариза язарга да кирәк булмый, больница үзе хәбәр итә дә, килеп чыккан хәл буенча полиция тикшерү башлый. Ләкин бу хәлләрдә төркеме белән яшүсмерләр катнашуын, балигъ булмаган Азатның сәламәтлегенә җитди зыян килүен исәпкә алып, эшне тиз арада тикшерү комитетына тапшыралар.

Башта тикшерү эшләре яхшы бара кебек. Ләкин һөҗүм итүчеләр арасында берәрсенең элемтәләреме, акчасымы күп булгандыр, күрәсең, тикшерү эшендә хилафлыклар киткән. Яңа Савин районы тикшерүчесе Рамазанова үсмерләрнең төркем белән һөҗүм итүенә күз йома. Башта бөтен зыян күрүчеләрне бер эштә карый, соңыннан маңгае ярылган Радмир буенча – аерым, баш сөяге сынган Азат буенча – аерым эш алып бара.

– Без аңладык – монда нәрсәдер чиста түгел. Әмма полициягә, тикшерү комитетына чын күңелдән ышандык. Гаделлек бардыр дип уйладык. Коррупция һәм элемтәләр бөтен нәрсәне үзгәртергә мөмкин булуын күз алдына да китермәдек, – дип сөйли бу уңайдан үлемнән чак калган малайның әтисе Таһир Саликов.

Тикшерү эшендә фатирда булган бандит яшүсмерләрнең берсен яшереп калдыралар. Аның исеме җинаять эшендә бөтенләй телгә алынмый, әйтерсең, ул бөтенләй анда булмаган. Ләкин шунысы бар, фатирга биш кеше керүен Раштуа каршы алучыларның һәммәсе хәтерли һәм белә, күрсәтмәләрендә дә бу хакта кат-кат сөйли. Яшерелеп калдырылган үсмернең кемедер кемдер булып чыкканмы, әллә тикшерүченең бу «вак-төяккә» игътибар итәсе килмәгәнме – аңламассың. Икенчедән, башына килгән зыян аркасында, Азатның өлешчә хәтере югала. Ишек төбендә үзенә кем һәм ничек сугуы турында хәтерләми ул. Бу форсаттан файдаланып, һөҗүмче Евгений Гуляев үз версиясен уйлап чыгара, янәсе, Азатка бита белән сукмаган, төртеп кенә җибәргән дә, тегесе үзе егылган. Шушыңа нигезләнеп, бу хәлләрдән соң ачылган җинаять эше, Җинаять Кодексының «кеше сәламәтлегенә белә торып авыр зыян китерү» дигән 111нче маддәсеннән «саксызлык аркасында» дигән 118нче маддәгә алыштырыла. Берничә атнадан Азат булган хәлләрне акрынлап исенә төшерә. Үзенә нинди бита белән сугуларын да тасвирлый. Әмма җинаять эшенең маддәсен үзгәртмиләр. Моннан тыш: «Тикшерүченең сорау алулары да өстән-өстән генә булды, безне эш барышы белән таныштырмадылар», – дип зарлана Саликовлар.

Аларның гына түгел, маңгае ярылган Радмирның да эшен үзләренә ничек кирәк, шулай боргалый тикшерүче. Егетне зыян күрүче итеп түгел, бары тик һөҗүмнең шаһиты буларак кына калдырмакчы була. Баш түбәңә дубинка белән суксалар да, металлопластик торба урталай сынганчы кыйнасалар да, безнең илдә зыян күрүче булмыйсың икән бит.

Адвокатлары Радмирны зыян күрүче итеп танысыннар һәм җинаять эше ачсыннар өчен ике ай буе төрле инстанцияләрдән кайтып керми. Файдасыз. Бөтен гаризаларын үзләренә кире кайтарып, барысы да тиешенчә, законда каралганча бара дигән «отпискалар» гына ала. Заманында үзе дә 30 ел буе тикшерүче булып эшләгән адвокатлары: «Минем беркайчан да моның кадәр каршылыкка очраганым юк иде», – дип, тел шартлатып сөйли ул вакытлар турында. Ике ай көрәшкәннән соң гына, кабат полициягә мөрәҗәгать итеп, өр-яңадан тикшертү башлаттырып кына, Радмирның маңгаен яручы Сошинга җинаять эше ачуга ирешә алганнар. Мәхкәмә узган. Судья ханым Сошинны ярты елга рәшәткә артына җибәрергә дигән карар чыгарган. Моңа кадәр ике мәртәбә рәшәткә артына эләгүдән котылып кала алган яшүсмер бу карарны ишеткәч, шаккаткан. Хәтта елаган, диләр. Ярты ел гына утырту – бу төр җинаять кылган кешегә аз, билгеле. Закон буенча аның срогы 2,5 елга кадәр. Әмма бераз булса да төрмә кысынкылыгын тоеп кайтса, киләчәктә бу кадәр батыраймас егет, бәлки. Менә шул ышаныч мәхкәмә карары белән риза булырга, срокны озайту артыннан йөрмичә тынычланырга мәҗбүр иткән Радмирның әти-әнисен.

ИКЕ ЕЛ ИРЕК

Радмирның судлары уңышлы тәмамланган, ә Азат буенча эш дәвам итәчәк әле. Аңа кагылышлы суд 8нче август көнне генә тәмамланды. Дөресрәге, малайны имгәткән егет – Гуляевка хөкем карары чыгарылды – 2 елга шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм итәргә. Бездә мәхкәмә карарларны кызык чыгара. «Татарым, бирешмә, татар нык бул», – дип плакат тоткан кешегә – ике ел төрмә, ә кешене гарип калдыручыга ике ел ирек. Вакыт-вакыт «мин тәртипсезләнмим», дигәнне белдереп, полициягә генә барып кайта да, шуның белән бетте. Мин Азат эше буенча барган судларда тыңлаучы буларак үзем дә катнаштым. Гуляевның тәүбәгә килүен Азатның әти-әнисе генә түгел, бәлки үзем дә күреремен, дигән эчке бер өмет тә юк түгел иде. Ләкин мәхкәмәдә чыгыш ясарга батырчылык итмәде егет. Бита тоткач кулында ут уйнатса да, сүз сөйләргә оста түгел күрәсең. Мәхкәмәдә егетнең әнисе генә чыгыш ясады. «Улым хайваннарны ярата, мунча сала, бик эшчән. Моңа кадәр кеше белән сугышканы булмады. Үзенең нәрсә эшләвен аңлады. Минем балам бик яхшы кеше», – диде.

Ана кеше өчен үз баласы беркайчан да начар була алмый. Керпе дә бит, үз сабыен «йомшагым», дип сөяр, ди. Гуляевның әнисенә каршы бер сүз дә юк, ул да баласын җинаять эшләсен дип үстермәгәндер. Ләкин бер әйбер генә аптырата – ни өчен бездә яшүсмерләр шул кадәр вәхши, ә аларга карата чыгарылган мәхкәмә карарлары шул кадәр йомшак? Бу – баштан сыйпаумы, ярлыкаумы? Шулай да, Саликовлар бу эш буенча гадел хөкем карары чыгарылыр дип өмет итә әле. Бу уңайдан апелляция шикаяте язарга һәм ахырга кадәр барырга уйлыйлар. Ләкин тикшерү эшендә үк хилафлыклар булган икән, дөреслек табылырмы – бу сорауга җаваплары юк.

Айгөл ЗАКИРОВА, Безнең гәҗит

Бәйле