«Бала булмаса, кермәс идек”: ике малай янучы йорттан балалы хатынны коткара [видео]

-- Лэйсирэ

Омск өлкәсендә абыйлы-энеле ике малай яна торган йорттан бер хатынны һәм аның ике нәни баласын коткарган. Бу турыда “Вести” каналы хәбәр итте.

Денис һәм Андрей Любимовлар Омск өлкәсендәге Юрьево авылында яшиләр. Малайларга 11 һәм 12 яшь. 13 июньдә алар әниләрен эштән каршы алырга автобус тукталышына барган. Юлда балалар бер йорт янып ятуын күреп алганнар.

Яна торган йорт тәрәзәсендә бала күтәргән хатын абайланган. Малайлар озак уйлап тормыйча, янгын янына чапканнар. Алар үзләрен аямыйча, ярдәмгә ташланган. Малайларның олысы тәрәзәне ваткан, нәни баланы хатын кулыннан алган. Кечкенәрәк малай исә кувалда алып, ишек биген ачкан. Шулай итеп алар балалы хатынны коткарганнар. Ә йорт бик тиз арада янып беткән.

Коткаручы малайларны авыл халкы хәзер геройлар дип атый. Алар балалы хатын гомере өчен үзләрен куркыныч астына куйганнар, диелгән әлеге хәбәрдә.

“Нәни бала булмаса, без утка кермәс тә идек. Баланы бик кызгандык”, — дип сөйли Денис. “Кергән өчен, безне әти бик ачуланды инде”, — ди алар.

Денис һәм Андрей – тыйнак малайлар. Аларга “рәхмәт” сүзе дә җиткән. Омск өлкәсе Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында аларга грамоталар биргәннәр. Балалар “Батырлык йолдызлыгы” бөтенроссия бәйгесендә катнашчак.

intertat.tatar

Бәйле