Баланы мәктәпкә әзерләү өчен ата-ана кредит ала-ала күпме акча түгә? [бәяләр]

-- Лэйсирэ

Бүгенге тормышны кредит, займ ише сүзләрдән башка күз алдына да китереп булмый. Кешеләр дәвалану, ялга бару, хәтта баласын мәктәпкә әзерләү өчен дә бурычка акча алып торырга мәҗбүр.

Микрофинанс оешмалары мәгълүматына караганда, баласын мәктәпкә әзерләү өчен займ алучы русиялеләр саны арткан. Безнең илдә, югары белем алу, баланы вузга кертү турында сүз китсә, уенын-чынын бергә кушып, «ничә үгез үстереп сатарга кирәк» дип шаяру гадәткә кергән. Ләкин бу очракта сүз югары белем турында түгел, урта гомуми белем алу турында бара. Закон буенча, Русиядә гомуми белем алу бушлай (шәхси мәктәпләрне санамаганда, билгеле). Ләкин ул бушлай белем шактый кыйммәткә төшә.

Җәй уртасында ук, мәктәпкә җыенучыларның күзен кыздырып, реклама белдерүләре барлыкка килә башлый. «Мәктәпкә безнең белән бергәләп әзерлән!» дип «кычкыра» алар, икенчеләре «Мәктәпкә әзерләнергә вакыт – ташламалар чоры» дип күзне кызыктыра. Мондый белдерүләрдә күп урынны зур хәрефләр белән язылган «фәлән процент ташлама» дигән сүзләр алып тора. Шуның астына вак кына хәрефләр белән: «Ташлама фәлән мең сумлык товар алган кешегә генә каралган», – дип тә язылган, тик анысына игътибар итеп торыш юк. «Ташлама» дигән сүз баш миенә кереп утыра да, баласына мәктәпкә барырга кирәклеген исенә төшергән ата-ана тизрәк кибетләргә ашыга. Ташлама беткәнче өлгерергә кирәк! Сәүдәгәрләр, маркетологлар кеше психологиясенең шушы сыйфатын белеп эш итә дә инде.

Августка керүгә, «Мәктәпкә безнең белән бергәләп әзерлән!» ише белдерүләр тагын да арта. Чат саен урнашкан «20 минут эчендә займ бирә торган» оешмалар да: «Ә сез әле балагызга уку кирәк-яраклары алдыгызмы? Юк икән, безгә сугылып чыгыгыз – без бөтен кешегә акча өләшәбез!» – кебек белдерүләр белән халыкны җәлеп итәргә тырыша. Һәм, статистикадан күренгәнчә, теләкләренә ирешәләр дә.

Баланы тулысынча мәктәпкә әзерләү өчен, уртача 20 мең сум акча кирәк. «Яндекс.Деньги», «Авито» кебек хезмәтләр чыгарган статистика да моны раслый, без үткәргән сораштыру да мәктәпкә әзерләнүнең уртача 20 мең сумга төшүен күрсәтте. Бу 20 меңгә мәктәп формасы, спорт киеме, урамда һәм мәктәп эчендә киеп йөри торган аяк киемнәре, мәктәп букчасы һәм канцелярия товарлары керә. Арзангарак та әзерләнеп булыр иде үзе. Мәсәлән, шул ук мәктәп формасын берәмтекләп җыйсаң (ак күлмәк-блузкасын – аерым, чалбар-итәген аерым алсаң), бер-ике мең сумны янга калдырырга мөмкин булыр иде. Советлар берлеге таркалып, Русиядә яши башлагач, мәктәпләрдә ирекле форма гамәлгә кертелде. Бала ак-карадан киенсә – шул җитә, аның ак күлмәге базардан алынган, ә кәчтүм-чалбары күрше малаеннан калган булуы берәүне дә борчымый иде. Әле ул ак-карасы да 1нче сентябрь һәм Соңгы кыңгырау бәйрәмендә генә киелде, гадәти көннәрдә мәктәпкә джинс чалбардан йөри идек. Без – шул заман балалары. Ләкин соңгы елларда Русиядә бердәм форма гамәлгә кертелде. «Мәктәптә бөтен бала да тигез булырга тиеш, кием белән мактану-масаю булмаска тиеш», – дип аңлатты бу кагыйдәне кертүчеләр, совет мәктәбе үрнәген дә мисалга китерергә онытмадылар. Хәзер бөтен укучылар да (кайбер мәктәпләрдә хәтта укытучылар да) бер төсле формадан йөрергә тиеш, форманың фасонын белем бирү йорты үзе сайлый. Күлмәкне – бер, итәк-чалбарны икенче җирдән алып булмый инде. Бар баланыкын да бер җирдә тектерәләр. Һәм ул форма ким дигәндә 3-4 мең сумга төшә.

Менә шул рәвешле 20 мең (ике-өч балаң булса, сумма бермә-бер арта, билгеле) җыела да инде. Гади русияле аның хәтле акчаны каян алсын? Ул 20 меңне берьюлы чыгарып салырга кирәк булуы да хәлне катлауландыра. Шуңа күрә кешеләр микрофинанс оешмаларына барып төртелә дә инде.

РБК язуынча, узган 2017нче елда баланы мәктәпкә әзерләү өчен алынган займнар саны буенча Татарстан лидерлар исемлегендә булган. Бездән кала, Свердлау, Иркутск, Мәскәү, Архангельск, Әстерхан, Новосибирск өлкәләрендә һәм Мәскәү шәһәрендә дә мондый займнарны күпләп алганнар. Барлык бирелгән займнарның 6 проценты баланы мәктәпкә әзерләү максатында тоту өчен алынган. 2016нчы елда мондый займнар 2 процентны гына тәшкил иткән булган. Быелгы саннар соңрак билгеле булачак. Ләкин аларның тагын да зуррак булачагында шик юк.

20 мең сум мәктәп кирәк-яракларына, ягъни матди әйберләргә тотылган акча гына әле. Аннан тыш та чыгымнар җитәрлек. Мәсәлән, хәзер баланы мәктәпкә әзерләү курслары популярлашып китте. Берсендә баланы дөрес итеп сөйләшергә өйрәтәләр, икенчесендә – дөрес итеп язарга, өченчесендә – санарга. Югыйсә, мәктәптә дә өйрәтәләр бит инде аны, мәктәп шуның өчен кирәк тә. Тик күпчелек ата-ана баласының мәктәпкә кергәнче үк укырга һәм язарга өйрәнүен тели. Аннан соң хәзер мәктәп программасы да тизләтелгән бит, бала дәрестә генә укырга да, язарга да өйрәнә алмас, дип куркучы ата-аналар бар. Андыйларга кесәсен тагын да киңрәк тотасы инде. Мәсәлән, кулларны язарга өйрәнүгә әзерләү (язарга өйрәтү түгел) курсы – 1500 сум (айга 60 минутлык дүрт дәрес). 5-7 яшьлекләр өчен математика түгәрәге – аена 3200 сум (атнага бер дәрес). Боларын да саный башласаң, бушлай белемнең нинди бәягә төшәсен чамаларга була.

«Яндекс.Деньги» хезмәте мәгълүматына караганда, 2017нче елда татарстанлылар баланы мәктәпкә әзерләүгә, 2016нчы елга караганда, 6,7 тапкырга күбрәк акча тоткан. Белгечләр ата-аналарның мәктәп кирәк-яракларына күпме акча тотуын анализлаган. Республикада уртача чек 3487 сум килеп чыккан. Бу фәкать канцелярия товарларына киткән бәя генә.

МӘКТӘП ЯҢАЛЫКЛАРЫ
* Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгыннан алынган мәгълүматка караганда, быел республикада беренче класска 47 362 бала керүе көтелә.

* Республиканың башкарма хакимият органнары эшчәнлеге хисабында язылганча, 2017нче елда Татарстанда 1 413 гомуми белем бирү оешмасы (шул исәптән – 1 333 гомуми белем бирү мәктәбе һәм мәктәп-интернатлар, мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен 52 мәктәп һәм мәктәп-интернат, санаторий тибындагы 2 мәктәп-интернат, тәртипләрендә тайпылышлар булганнар өчен 1 мәктәп, 12 кичке мәктәп, дәүләтнеке булмаган 11 мәктәп, Мәдәният министрлыгының 1 мәктәбе һәм Яшьләр һәм спорт министрлыгының 1 мәктәбе) булган. Әлеге хисапта 2017нче елда республикада ничә мәктәп ябылуы турында мәгълүмат юк. Ләкин Казанда гына да 13 белем бирү йортының, бер-берсе белән кушылып, 7 белем бирү йортына калганлыгы билгеле. Мәктәпләр оптимальләштерү программасы кысаларында кушылган.

* 1нче сентябрьгә республикада алты яңа мәктәп ачылачак – өчесе Казанда, калганнары Чаллы, Түбән Кама шәһәрләрендә һәм Теләче районында. Төзелеш министрлыгы ел башында «2018нче елда республикада 6,4 млрд сумга 10 мәктәп салынырга тиеш» дип хисап тоткан иде.

* Төзелеш министрлыгыннан алынган мәгълүматка караганда, 2018нче елда республикадагы балалар бакчаларын һәм мәктәпләрне төзекләндерүгә 2,5 млрд сум акча бүлеп бирелгән. 2017нче елда шушы ук суммага 110 балалар бакчасы һәм 36 гомуми белем бирү йорты төзекләндерелгән булган.

* 2007нче елда Президент Рөстәм Миңнеханов «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!» дигән хәйрия акциясенә старт биргән иде. Аның нигезендә аз керемле, күп балалы гаиләләрдә тәрбияләнүче, инвалид ата-аналар белән яшәүче, физик мөмкинлекләре чикле булган балаларга мәктәп кирәк-яраклары тутырылган букчалар таратыла башлады. ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева сүзләренчә, быел беренче класска баручы 7500гә якын укучыга булышачаклар. Бүгенгә акциянең бюджеты 8 млн сум тәшкил итә.

* ТР Мәгариф һәм фән министрлыгына «Татарстанда ничә татар теле укытучысы эшсез калды? Ничәсе башка фән укытучысы булып урнашты?» дигән рәсми сорау юллаган идек. Әлегә аларга җавап алмадык. Элеккеге мәгариф министры Энгель Фәттахов Дәүләт Советында министр ролендә соңгы тапкыр хисап тотканда, 220гә якын татар теле укытучысы кыскартылырга мөмкин, ләкин аларның барысына да эш табылачак, дигән иде. «Реальное время» электрон газетасы ел башында язганча, татар теле дәресләре кыскартыла башлаганчы, республикада 4800 татар теле укытучысы булган. 100 кеше гыйнвар аенда ук эшеннән кыскартылган. 1300 укытучыга дәүләт хисабына переквалификация үтү тәкъдим ителгән. Алар башлангыч класс һәм урыс теле фәне укытучылары, балалар бакчасында педагог квалификацияләре алган, дип яза «Реальное время».

БЕР ЧЕМЕТЕМ МӘЗӘК
Ике күрше сөйләшә:

– Нихәл, күрше? Мәктәпкә әзерләнә башладыгызмы әле?

– Башладык. Көндәлек, каеш һәм валерьянка алдык инде.

БӘЯЛӘР
Казан кибетләрендә һәм базарларында йөреп, мәктәп-кирәк яракларының бәяләрен чагыштырдык. Шунысын да әйтергә кирәк: бүген базар әллә ни арзан түгел, кибеттә дә, базарда да бәяләр бер тирә. Зур кибетләрдә бәяләр хәтта арзанрак та, чөнки аларда төрле акцияләр, ташламалар булып тора. Иң кирәкле әйберләргә бәяләрне барладык:

Ранец (малайларныкы) – 899 сум (зур кибеттә акция белән) – 1683 сум (гадәти кибеттә);

Ранец (кызларныкы) – 1399 сум (зур кибеттә акция белән) – 2104 сум (гадәти кибеттә);

Аркага аса торган чүпрәк букча – 299 сум;

Зәңгәр каралы ручка – 99 тиеннән башлап, 4 сумга кадәр;

18 битле юллы дәфтәр (1 данәсе) – 3 сум 99 тиен;

12 битле дәфтәрнең 10 данәсе – 19 сум 99 тиен;

48 битле шакмаклы дәфтәр – 9,99 сум (зур кибеттә, «50 процент ташлама белән» дип язылган) – 20 сум (базарда һәм гадәти кибеттә);

Төсле кәгазьләр җыелмасы – 39 сум;

Төсле карандашлар җыелмасы (12 төс) – 69 сум;

Фломастер (12 төс) – 59 сум;

Рәсем ясау өчен альбом (24 битле) – 29 сум.

Моннан тыш мәктәп букчасында көндәлек, дәфтәр һәм китап тышлыгы, бетергеч, линейка, пенал, китап куйгыч, циркуль ише вак-төякләр дә тулып ята. Һәрберсенең бәясен исәпли башласаң, хәйран зур сумма килеп чыга.

БГ СОРАШТЫРУЫ
«ВКонтакте» сайтындагы төркемебездә (vk.com/beznen) «Баланы мәктәпкә әзерләү ничә сумга төшә?» дигән сораштыру уздырдык. Укучыларыбызга өч вариант сайларга тәкъдим иткән идек: «1-2 мең сумга сыешабыз», «5 мең сум» һәм «5 мең сумнан да артып китә». Нибары 4 кеше генә (5,26 процент) «1-2 мең сумга сыешабыз» дигән вариантны сайлаган. «Быел улыбыз 10нчы класска бара, шуңа күрә яңа кием-салым, аяк киеме алмый торабыз, ә канцелярия товарларына 2 мең сум китте», – дип аңлаткан Сания Хәбибрахманова исемле укучыбыз. 7 кеше (9,21 процент) «Баланы мәктәпкә әзерләү 5 мең сумга төшә» дип җавап биргән. Күпчелек – 53 кеше (69,74 процент) – «Мәктәпкә әзерләнү 5 мең сумнан да артып китә» дигән вариантны сайлаган. Альберт Бәдгыев исемле укучыбыз: «15, 20, 25 мең сумга төшә» дигән вариантлар да артык булмас», – дигән шәрехләмә калдырган. Чыннан да, күпчелек укучыларыбыз, баланы мәктәпкә әзерләү 15-20 мең сумга төште, дип җаваплаган. Биектаудан Зөлфия Әхмәтҗанова: «Өч балага кием-салымга 15 мең, канцелярия товарларына 2500 сум китте, әле аяк киемнәре алмаган», – дигән җавап юллады.

Фәнзилә МОСТАФИНА, Безнең гәҗит

Бәйле