Чүпрәле районында туганнары өйдән чыгып киткән Светлананы эзли

-- Лэйсирэ

22 август Чүпрәле районы Яңа Үби авылында Павлова Светлана Геннадьевна хәбәрсез югалган. Район басмасы хәбәр итүенчә, ул өйдән чыккан җиреннән кире әйләнеп кайтмаган.

1984 елда туган Светлана кичке җиде белән сигез арасында чыгып киткән. Шул вакыттан бирле хәбәр-хәтере юк.

Туганнары Светлананы күргән һәркемне 8 903 306-49-23, 89033407152 номерларына шалтыратуларын үтенә.

Фото: chuprale-online.ru

Бәйле