Татарстанда бер атна элек югалган егет табыла… үле килеш

-- Лэйсирэ

Мөслимдә югалган 19 яшьлек Алмаз Гыйльфанов мәетен Ык елгасы төбеннән табып алганнар. Бу турыда “Татар-информ” агентлыгына Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Алмаз 21 августта өеннән чыгып китеп, югалган иде. Әбисе сүзләренчә, аның артыннан билгесез бер кеше кергән һәм алар бергә чыгып киткәннәр. Шул вакыттан бирле Алмазны беркем дә күрмәгән. Егетне эзләүгә волонтерлар да кушылган.

Ике көннән соң Ык буенда аның велосипеды һәм киемнәрен тапканнар.

Коткаручыларның кичә елгадан яшь егет мәетен тапканы кичә билгеле булды. Аны полициягә тапшырганнар. Алар фаҗиганең сәбәпләрен ачыклаячак.

intertat.tatar

Загрузка...

Бәйле

Добавить комментарий