Альбина Сабирова яраткан шөгыленнән акча китерүче бизнес ясый

-- Лэйсирэ

Нинди генә акча эшләү ысуллары юк бүгенге көндә! Телисең икән – карбыз үстереп сат, теләсәң – башмак бәйлә, теләсәң – компьютер каршында кәрт сугып утыр. Бер булмаса, бер тамып куяр. Кулыннан эш килгәннәр гади генә әйбердән дә сәнгать әсәре ясап, үз эшен башлап җибәрә ала. Бүген Арча районы, Казиле авылында яраткан эше – торт пешерү белән гөрләтеп шөгыльләнүче Альбина Сабирова – әнә шундыйлардан.

ИРЕМНЕҢ КҮҢЕЛЕН КҮРИМ, ДИП БАШЛАНГАН ЭШ

40 яшенә генә җитеп килүче Альбина пешергән тортларны бүген районның барлык кибетендә дә очратырга була. Очратырга өлгерсәң, билгеле. «Воздушный рай» торты авызда ничек эресә (авыз итеп караучы буларак әйтүем!), кибет киштәсеннән дә шулай тиз «эреп» юкка чыга бара. Ләкин кибет киштәсенә менгәнче, аның нинди юл үтүен ясаучысы гына беләдер, мөгаен.

– Үз эшемне ачу турында күптәннән уйлап йөрдем. Кечкенә вакыттан ук тортлар ясарга ярата идем. Шулай да «каяле, бизнес башлап җибәрим әле» дип башланган эш түгел бу. Гаилә коргач, иремне ниндидер тәмле ризыклар белән сөендерәсем килә башлады. Эштән арып кайткан иреңне кайнар аш һәм мантый белән генә «тотып торып» булмый, ниндидер «изюминка» да табарга кирәк. Шуңа да торт пешерә башладым, – дип сөйли Альбина.

Максатчан кеше теләгәненә ирешер өчен әллә нинди юллар таба бит, шуның кебек Альбина да көне-төне торт пешерә башлый. Башта өйдәгеләрен, якыннарын сыйласа, соңрак татлы ризыкны авыз итү мөмкинлеге күрше-күлән, туган-тумачаларга да тәти башлый. Ә авылда яшәгән кеше андагы хәбәрнең, имеш-мимешләрнең ничек таралуын белә бит. Нәкъ шуның кебек үк аның баллы ризыгы да тарала, Альбина тортларны төрле кешеләргә, кибетләргә заказга ясый башлый.

Мондый уңышны кулдан ычкындырып булмый, билгеле. Сатып алучы, синең иҗат җимешеңне авыз итүчеләр булганда, үз эшеңне ачу турында да уйлансаң була. Күп тә үтми, Альбина ире Альберт белән киңәшләшеп, үз эшләрен ачып җибәрә. Алар йорт янындагы гаражны цех итеп үзгәртә һәм шәхси эшмәкәр буларак эшли башлый. «Эш – эш инде, күп көч таләп итә, – ди Альбина апа. –Мәшәкате дә, авырлыклары да күп. Эшне ачарга хөкүмәт тә өлеш кертте: 117 мең сум акча бирде. Шул акчага башта кечкенә мичләр алдык. Сату алга киткәч, заказлар арткач, мичләрне зурларына алыштырдык».

КЫЯФӘТЕ ГЕНӘ ТҮГЕЛ, СЫЙФАТЫ ДА МӨҺИМ

«Торт пешерү беренче карашка җиңел эш булып күренсә дә, аның көйсез булуын онытмаска кирәк. Мичнең җылылыгын гына берничә градуска үзгәртеп кара – тәмле ризыгың барып чыкмас», – ди Альбина.

Җиңел эш булмаса да, бүген үз өендә заказга торт пешереп сатучылар күбәеп китте. Күптән түгел «Бәхетле» сәүдә кибетләре челтәре хуҗасы Мөслимә Латыйпова шундый эшмәкәр ханымнардан президент Рөстәм Миңнехановка да зарланды хәтта. «Теләсә кем өендә пешереп сата, гигиена таләпләрен үтәмиләр, шундыйлар аркасында безнең сату кими», – дип зарланган иде Мөслимә ханым. «Бәхетле»дәге тортларның сатылуы кимүен аларның сыйфаты начараю һәм бәясе көннән-көн «күперүгә» түгел, көнгә бер-ике торт пешереп сатучы хуҗабикәләргә сылтап калдырды ул. Альбина да бу уңайдан фикерен әйтте: «Күңелеңне биреп эшләгәндә, заказга ясый торган тортның сыйфатлы, тәмле һәм матур булачагында шигем юк. Кулдан берничә данә генә ясала торган тортлар, киресенчә, тәмлерәк тә була әле. Гигиена кагыйдәләрен дә үтәми хәлең юк, чөнки алар тортның сыйфатына йогынты ясый бит. Сатып алучы нәкъ менә синең тортыңны сатып алсын өчен, кулдан килгәнчә тырышып ясыйсың», – диде ул.

Бертөрлелектән халык тиз туя, ди Альбина. Шуңа да ул тортның кемгә һәм ни хөрмәтенә ясалуын истә тотып, аны үзенчә бизи, үзгәртә икән.

Альбинаның заказга ясаган торты

«ҮЗЕМНЕКЕ ГЕНӘ ТҮГЕЛ – ГАИЛӘНЕКЕ»

Альбина тортларны күп очракта үзе пешерсә дә, ул эшен «үземнеке генә түгел, гаиләнеке», ди. Заказлар күп булганлыктан, ике кул барысына да өлгерә алмый, билгеле. Бу очракта аңа сеңлесе ярдәмгә килә. Торт ташуда өлкән улы булыша. «Бизнес булгач, йорттагы бөтен кешегә дә эш җитә, – ди Альбина, көлеп. – Әле кызым Эльвинага 5 кенә яшь булса да, «Әнием, мин дә торт пешерүче булачакмын», дип хыялланып йөри. Мондый булышчыларым булганда, эшнең начар баруы мөмкинме соң?»

Торт йомырка агыннан гына ясалганга күрә, йомырка сарысы эшсез кала. Аны әрәм итеп булмый бит инде! Хуҗабикә аннан токмач җәеп, токмач кисә. Аларны да сатуга чыгара. Мөмкинлек һәм сәламәтлек булганда ник кулланып калмаска ди.

«Тортны бик яраталар. Күрше районнарга да күпләп ташыйбыз. Бу якларга да алып килмисезме соң, дип, ерак районнардан да шалтыратучылар күп. Бер айга якынча 100 мең сум керем алына. Шуңа да эшләгән эшеңнән файда күрү, сатып алучылардан рәхмәт сүзе ишетүдән дә шатлыклырак нәрсә юктыр», – ди Альбина Сабирова.

P.S. Хуҗабикәдән торт рецептын күпме генә сорасак та, сер капчыгын чишә алмадык. Рецепт белән бүлешкәч «кул китүе»нә ышана Альбина. Шуңа да ул пешерә торган тортларның берсе рецептын интернеттан алып тәкъдим итәбез.

Беленле торт«Беленле торт»

Белен өчен:

Сөт – 1 литр;

Он – 400 грамм;

Йомырка – 3 данә;

Үсемлек мае – 4 аш кашыгы;

Шикәр комы – 2 аш кашыгы;

Тоз – 1 чеметем;

Сода – 1 бал кашыгы.

Барысын бергә болгатырга һәм 10 минутка җылы урынга куярга. Аннары кызган табада беленнең ике ягын да тигез итеп пешерергә.

Крем өчен:

Сөт өсте – 100 грамм;

Сыер мае – 30 грамм;

Куертылган сөт (сгущенка) – 1 банка.

Кремны яхшылап болгатырга, 5-10 минутка суыткычка куеп торырга. Беленнәр әзер булгач, кремны һәр беленгә сыларга. Беленнәрне өсте-өстенә тезеп чыгарга.

Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА, Безнең гәҗит

Бәйле