25 яшьлек йөкле хатынны яшен суга

-- Лэйсирэ

Табигать дәһшәтле көчен әледән-әле күрсәтеп, гаҗәпкә дә калдырып, өркетеп тә тора. Әле күптән түгел Забайкалье краенда яңгыр өзлексез яуганлыктан елгалар ярларыннан чыгып, йөзләгән йортны, юлларны, бакчаларны су баскан, көчле ташкын берничә күперне, шул исәптән бер тимер юл күперен агызып киткән иде.

Узган якшәмбедә моңарчы бик эссе һава хакимлек иткән Волгоградта көчле давыллы-яшенле яңгыр явып (ай ярымлык норма), урамнардан ташу акты, машиналар йөзеп йөрде, юллар җимерелде, сәүдә үзәкләренең түбәләре ишелеп төште, Футбол буенча дөнья чемпионаты өчен махсус төзелгән “Волгоград Арена” стадионы ярына зур зыян килде, агачлар ауды, электр чыбыклары өзелде, җир асты юллары яңгыр суы астында калды, шәһәрдә гадәттән тыш хәл игълан ителде. Шул ук көнне Сочида да көчле яшенле яңгыр койды, урамнардан елга булып ташу акты.

Узган якшәмбедә Мәскәүдә температура бу июль өчен иң югары билгегә күтәрелде: 28 градуска җитте. Татарстанның Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы яшенле яңгыр яву, җил көчәю ихтималлылыгы турында әледән-әле кисәтеп тора. Табигать бу җәйдә кайбер районнарда гайрәтен күрсәтте инде. Әйтик, Буа районындагы берничә авылда июль башында давыл чыгып, өч-дүрт йорт һәм сарай түбәсен каерды, урман чикләвеге зурлыгындагы боз явып, бакчалардагы бәрәңге, кишер, суган, җиләк-җимешне теткәләп бетерде. Алабугада бу дүшәмбедә яуган көчле яңгыр шәһәрнең бер юл кисешендә туфракны агызып китү нәтиҗәсендә юлда биш метр тирәнлектәге чокыр барлыкка килде.

Интернет челтәрендәге мәгълүматларга караганда, узган якшәмбедә давыл, яшенле яңгыр Балтач районындагы берничә авылга зыян салган. Таузар авылы һәм Карадуганның берничә урамы утсыз калган, Салавычта яшәүчеләрнең шактый гына электр җиһазларын яшен суккан, Сосна һәм Шубан авылларында агачлар сынган, ут беткән.

P.S. Ростов өлкәсендәге Шахты шәһәрендә узган шимбәдә су буенда ял итүчеләрне яшен суккан. 25 яшьлек йөкле хатын шунда ук үлгән, яшеннән пешкән, берсенең аягы параличланган биш егетне сырхауханәгә, кардиология бүлегенә озатканнар. Шулай ук узган шимбәдә Татарстанда, Мөслимнең Җиңү паркында, яшенле яңгыр башлангач, аны телефон камерасына видеога төшереп торганда 27 яшьлек ирне яшен сугып үтергән. Аның кызы һәм йөкле хатыны калган.

Татарстан яшьләре

Бәйле