Татарстанда ир-ат 4 метр тирәнлектә тереләй күмелеп үлә [фото]

-- Лэйсирэ

Татарстанның Яшел Үзән районында чокыр казыган ир-ат җир астында күмелеп калган. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Фаҗига кичә көндез Нарат бистәсенең Лесная урамындагы 10а йорты янында килеп чыккан.

Урынга Яшел Үзән янгын-коткару гарнизоны һәм 53нче янгын-коткару часте хезмәткәрләре юл тоткан.

Алар ачыклаганча, 54 яшьлек ир-ат үз кишәрлегендә су чокырын киңәйткән вакытта, өстенә балчык ишелеп, шуның астында күмелеп калган.

Коткаручылар ир-атның мәетен дүрт метрлы чокырдан чыгарып, полицейскийларга тапшырган.

tatar-inform.tatar

Бәйле