«Арагызны махсус боздым, әмма үземнең дә бәхет булмады»

-- Лэйсирэ

Мин Руслан белән очраклы гына таныштым. Казан читендә урнашкан бер кибеткә көзге пәлтә алырга килгән идем. үземә килешкән, күзләрем шикелле яшел пәлтәне сөенә-сөенә киеп карап түләргә касса янына килдем. әле генә авылдан килеп, бер ай эшләп алган акчаны сумкамнан алып, саный башладым.

— Әллә монда акча санаргамы исәбегез? Кассага басканчы эшләргә кирәк иде моны, — дип җикеренде миңа кассир.

70 нче еллар азагы бу. Сатып алучылар бөтенләй кеше түгел чорлар.

— Үземнең акча, кайда телим шунда саныйм, — дидем мин дә.

Кәеф төште, пакетны кулыма алып урамга чыктым. Шулвакыт миңа кирәкле автобус выжылдап узып китте. әкрен генә тукталышка килдем. Минем үкчәгә үк басып бер егет тә килеп басты.

— Икенче автобус ничә минуттан килер икән? — дип сорады ул.

— Белмим, — дидем төксе генә.

Ләкин егеткә күтәрелеп карадым. Бик чибәр иде ул. Нык бер җырчыга охшаган. Соңгы мода белән киенгән. Модалы дип ул вакытта джинсыдан йөрү санала иде.

Безнең карашлар оч­рашты.

— Руслан, — дип та­ныштырды ул үзен.

— Мөнҗия, — дидем мин.

Автобуска бергә кереп утырдык. Ул 5 нче курста укучы студент булып чыкты. Ветеринария институтында. Нефтьчеләр шәһә­реннән. «Компрессорный» тукталышында төшкәндә ул минем эш телефонымны сорады. Бирдем.

Эш урынында мин иң яше идем. Бүтәннәр гаилә­ле, балалары булган хатыннар. Ул вакытта мин эш­ләгән оешмада кемдер график буенча дежур торырга тиеш иде. Бу алтыдан соң калып сигезгә ка­дәр телефонда утырудан гыйбарәт. Гаиләм дә, балам да булмаганлыктан дежур булып күп вакыт мин кала идем. Икенче көнне эштә, алтыдан соң бөтен кеше өенә таралгач телефон чылтырады. Бу Руслан иде. Ул миңа очрашырга тәкъдим итте. Мин риза булдым.

Эш бетүгә, очып кына сөйләшенгән урынга килдем. Нигәдер бик күрәсем килгән иде Русланны.

Без очраша башладык. җитәкләшеп бөтен Казан урамнарын урый идек. Ул елны көз җылы килде. Руслан миңа Казанның иске тарихи урыннарын күрсәтергә ярата иде. әле дә хәтерлим, без аның белән Кремль стенасында йөрдек. Казан сугышчыларының шәһәрне Явыз Иваннан саклаган урыннардан. Ул вакытта анда каравылчылар булмады ахрысы. Без ансат кына үтеп киттек. Бик шомлы җирләр иде ул. Шунда никадәр кан түгелгән бит! Анда үскән кадәр зур әрекмәннәрне минем аңа кадәр дә, аннан соң да беркая күргәнем булмады.

Яңа ел якынлашты. Бер көнне өйлә вакытында мине телефонга дәштеләр.

Вәдүт исемле егет минем белән очрашырга те­ләвен, миңа әйтәсе сүзләре барлыгын әйтте. Ул Руслан белән бергә укый һәм хәтта икесе бергә алышынып төнлә каравылда да торалар икән. Бауман урамында очрашырга сөйләштек. Мине озын гәүдәле, кышкы кыйбатлы бүрек кигән егет каршы алды. Кышның әк­рен генә кар бөртекләре төшкән җылы бер көне иде. Вәдүт җайлап кына нидер сөйли башлады. Мин башта аңышмадым. Аннан соң гына сүзнең Руслан турында икәненә төшендем. Вәдүтнең әйтүе буенча, Руслан эчкече икән. Дүрт ай очрашып йөреп, мин бу турыда ничек белми калганмын? Без бит аның белән мәҗлесләрдә дә утырмадык. Мин аны туганнарга алып бармадым. Аның апасының иптәш кызының хәлен белеп чыга идек. Ләкин анда өстәлдә чәй генә була иде. Икенчедән, Вәдүтнең әйтүе буенча, Русланның биш ел очрашып йөргән кызы бар. Ул да алар белән ветинститутта укый. Аның да исеме Мөнҗия. Вәдүт миңа бары яхшылык тели. һәм алда тормышымны Руслан белән бәйләмәвемне үтенә. Миңа 18 яшь. Кеше нәрсә әйтсә шуңа ышана торган вакыт. Мин сүзсез калдым. Вәдүт моны аңлады. Кулларымнан җитәкләп урамнар буенча алып китте. Кар һаман ява. ә минем бик тә, бик тә елыйсым килә иде. Саубуллашканда Вәдүт Русланга берни сөйләмәвемне үтенде.

Мин сүземдә тордым. Руслан берни белмәде. Минем тормышта кара полоса башланды. Руслан белән очрашасым килми, ул әшә­кедер кебек тоела башлады. Төрле сәбәп табам, аны күрмәс өчен. җитмәсә фатир хуҗасы үзенә инде 80 яшь икәнен, үлеп китсә квартираның хөкүмәткә калуын, шуңа күрә кызы бе­лән фатирларны кушарга җыенуларын әйтте. Миңа яңа яшәү урыны эзләргә кирәк иде. Бу үзе тиз хәл ителде, туганнар ярдәме белән бер атнадан мин икенче фатирга күчендем. Аннан эштә минем икенче бүлеккә күчеп, декрет ялына киткән хатынны алыштыруымны үтенделәр. Каршы килмәдем. Руслан өчен мин шулай югалдым. Элеккеге фатир хуҗаларыннан минем яңа адресымны беркемгә әйтмәвен үтендем. Руслан инде килгән, мине эзләвен, кайда торуымны сораган. «Белмибез», — дигәннәр. Эш урынында да шундый ук җавап ишеткән. Анда да әйтеп куйган идем. Без аның белән бүтән очрашмадык. ә Вәдүт белән Ходай мине тагын бер тапкыр очраштырды. Бер өч елдан мин үзебезнең якка кайтучы автобуска билет алып, автовокзалдан урамга чыктым. Кемдер миңа исемемне әйтеп эндәште. Күтәрелеп карасам Вәдүт. Мин аны көчкә таныдым. Картайган, теге затлы бүрек кенә аны матур итеп күрсәткән икән.

Ул минем хәлләрне сораштыргандай итте. Аннан соң: «Арагызны Руслан бе­лән махсус боздым. әмма үземнең дә бәхет булмады», — диде.

Казанның Кремль стеналары яныннан узганда яки теге җырчы җырлаганда мин Русланны искә төше­рәм. Бергә булсак безне бөтенләй икенче язмыш көтәсе иде. Бәхетле булган булыр идекме икән без?

Мөнҗия сөйләгәннәрне Алмазия Гатина тыңлады.

Татарстан яшьләре

Загрузка...

Бәйле

Добавить комментарий