Ничек шуның кадәр пычрак коеп була? [Балтачта булган хәл]

-- Лэйсирэ

Эштән кайтырга дип тукталышта машина тотам. Бер генә машина юк бит ул кирәкле вакытта. Балтач хәтле Балтачта 10-15 кеше калган диярсең, алары да машинага утырып, үзәккә таба бара. Бер заман офыкта куе зәңгәр төстәге бер седан күренә.

“Ну, монсы утыртмаса, җәяү кайтам!” – дип уйлыйм мин. Шундый сүзләрдән соң ничек битараф үтеп китсен инде машина: тизлеген киметә төште. Әле туктап бетмәс борын рульдә утырган абый тәрәзәдән башын чыгарып: “Кая кайтасыз, мадмуазель?” – дип сорый. “У, күңелле булачак икән әле”, – дип уйлыйм да, үземә бик ышанып, авылымны атыйм.

Кузгалабыз. Алда тагын бер пассажир – мыеклы бер абый утыра. Сүгенепме сүгенә инде! Әшәке сүзләр арасына сирәк кенә гомумкулланылыштагы сүзләрне кыстырып куя, алары да ялгыш кына кебек. Берьюлы шуның кадәр “тәмле” сүзләр ишетүемә гаҗәпләнеп, ирексездән: “Ник аны шул өч сүзне бер-бер артлы кабатлыйсы соң? Бераз фантазия кулланып буладыр бит!” – дип уйлыйм. Тәмен белеп кенә сүгенә торган авылдашларым искә төшә.

Бер вакыт беседкада чәй эчеп утырганда безнең гаилә бик якын иткән бер апа кергән иде. “Итагатьле” итеп кенә, бар кешене көлдереп сүгенде дә, мине күреп,”Һай, сеңлем, моны газетага гына язып сала күрмә инде”, – диде. Ул юри генә әйтте, ә мин аңа “матур” сүзләр турында язасым килә иде шул әле” дип җавап кайтардым.

Күл яныннан узып барам. “Су коену тыела” дигән такта торуына карамастан, бала-чага мәш килә. Менә шуннан гомер ишетмәгән сүзләрне җыештырып алып китәсең инде. Кайвакыт Балтач сүгенү сүзләре сүзлеге туплыйсым килеп китә – әллә нинди колак ишетмәгән сүзләр әрәм булып шул урам малайларының ачы теле астында ята бит.

Кич чыгуларны әйткән дә юк. Көн яктысында әмма дә тәртипле күренгән танышлар иркенләп үз сөйләмен түбән социаль катлау вәкилләре һәм җинаятьчелек дөньясының сөйләм элементлары белән бизи. Боларны сүзлек запасыгыз кечкенә дип шелтәләп булмый инде, алар көнгә утызар “тәмле” сүз ятлаган һәм шуларның һәрберсен гамәлдә кулланып карарга тырышкан кешеләр булып күренә.

Монди хәлләр бихисап, адым саен очрап тора. Фаина Раневская: “Тыныч, тәрбияле хайван булганчы, сүгенә торган яхшы кеше булуың әйбәтрәк” – дип әйтә торган булган. Кайбер кешеләргә сүгенү килешә дә кебек (мин хәзер “матур сүзләр” арасына бер-ике “кеше телендәгесен” кыстырып сөйләүчеләр турында әйтмим). Алар шул сүзләрне бик сак кына һәм кирәкле урында кулланып, әңгәмәдәшенең киеренкелеген алып ата белә (хәер, яман сүзләрне нейтраль сүзләргә алыштырудан да яхшырагы барыбер юктыр). Ләкин күп очракта сүгенү сүзләрен кирәксә-кирәкмәсә кулланалар: бала-чага – “текә булып күренү”, яшьләр – яшьтәшләрдән артта калмау өчен, өлкәнрәк яшьтәгеләр гадәт аркасында. Чынлыкта “әшәке” сүзләрне кулланып, кеше үзенең куркуын йә җиңәргә, йә башкалардан яшерергә тели. Сүгенү сүзләрен куллану стресс вакытында бик ешая. Бу очракта да “матур сүзләр” саклану чарасы булып хезмәт итә. Кайбер кешеләрнең сүгенгәнен тормышта бөтенләй ишетмисең, ә бервакыт ялгыш шкаф почмагына бәрелеп китеп бу кеше берәр әшәке сүз дә кыстырырга мөмкин.

Үзен кемнәндер өстен күрсәтү максатыннан сүгенү сүзләре кулланган кешеләр киресенчә кызганыч хәлдә кала. Башка кешене кимсетәм дип, ул үзенең авторитетын төшерә. Балтачның үзәк урамында бер кызыл “Нива” машинасы туктап тора. Ишекләре ябык, ә кычкырган тавыш илле метрлы радиуста тарала. Ир кеше бар белгән оят сүзләрне тезеп хатынынамы, артта утырган кызынамы кычкыра. Хайван исемнәрен дә калдырмый – машинаның салонын пычраткан өчен пыр туздыра. Шул рульдәге абыйга ачуым кабара башлый: ничек инде үзең үк әшәкелектән сакларга тиешле булган яныңдагы кызларга шуның кадәр пычрак коеп була?

Мөхәммәд (с.г.с) әйтә: “Кем дә кем Аллаһка һәм Кыямәт көненә ышанса, хәерле сүз әйтсен яки эндәшмәсен” (Бухари, Мөслим), һәм “Күпчелек кешеләр җәһәннәмгә үзләренең телләре аркасында эләгәчәк”, – ди. Библиядә болай диелгән: “Бер үк авыздан яхшы теләк тә, каргыш та чыга: алай булырга тиеш түгел, кардәшләр…Чыганакның шул бер үк тишегеннән баллы һәм ачы су чыга аламы?” (Послание Иакова 3:10,11). Кемнедер рәнҗетә яки үпкәләтә алырлык сүзләрне куллану буддизмда да тыелган.

Кешеләрнең сөйләшкәнен тыңлап торырга кушмыйлар, хәер, бүген аны ялгыш кына ишетергә дә куркасың – шуның кадәр сүгенү сүзе! Бик хөрмәтле кешеләр дә шәпләп сүгенеп куюдан тыелмый. Парадокс шунда ки, хәзер сүгенү модага да кереп бара кебек. Блогерлар, алып баручылар сүгенеп алса, аларга “ихлас кеше” дигән бәя бирелә, тамашачылары, язылучылары арта гына. Футбол буенча дөнья чемпионатының иң танылган җанатары да нигә иң танылган? Бразилиядән була торып, русча сүгенеп күрсәткәнгә. Ярар, андый хәлләрнең ахырдан мемга, мәзәккә әйләнүенә ияләшкән инде, интернетның аның фотолары белән тулуына, футболкаларда шул кеше һәм аның “матур” сүзе булуына гаҗәпләнеп тормадык, ләкин шуны җырга салып җырлау инде бераз уйланырга этәрде.

Тел – күңел көзгесе диләр, сабыйларның да, әбиләрнең дә чиста күңеллесен табу, аһ, кыен бүген! Культура, тәрбия, чыннан да, үзгәрә, яңа буын вәкилләре генә түгел, инде шактый өлкәннәр дә әхлак дигән төшенчәдән читләшергә курыкмый. Тик шул ук культура һәм тәрбия – җәмгыятьтә имин яшәүне тәэмин итүче факторлар бит. Алар тәртиптә булмаса, җирдә, суда – чүп, телдә – гайбәт, ялган, уйда – начарлык, сабыйларда – мәкер, өлкәннәрдә – намуссызлык, урамда – тәртипсезлек, йортта гауга булачак.

Миләүшә Халикова

baltaci.ru

Загрузка...

Бәйле

Добавить комментарий