Татарстанда машина бәрелеп вагоннар рельслардан чыга [фото-видео]

-- Лэйсирэ

26 август 15 сәгать 20 минутта юл-транспорт һәлакәте Әлмәт районы Колшәрип авылы янында урнашкан “Кәләй” һәм “Миңлебай” станцияләре арасындагы тимер юлны аркылы узу урынында булган, дип яза җирле басма.

Зыян күрүчеләр юк. Шофер кабинадан вакытында чыгып өлгерә.

Каты бәрелүдән 3 вагон рельслардан чыга һәм йөк машинасының кабинасы зыян күрә.

Алдан фаразлау буенча, сәбәбе -“КрАЗ” йөк машинасының тормозлары эшләүдән туктау.

tatar-inform

Бәйле